Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевск районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова өч еллык эшкә йомгак ясады

8 январь көнне Менделеевск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Менделеевск районы керәшен оешмасының отчёт-сайлау җыелышы һәм Рождество бәйрәме булды

Районның керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова өч еллык эшкә йомгак ясады һәм 2019 елга план кабул ителде. Иң активларга Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырды. Рәхмәт хаты белән Анна Рябова, Ясминур Гизатуллина, Валентина Исакова бүләкләнде.  "Бигәш" халык фольклор ансамбле, "Ак чишмә", "Туганайлар", "Карендәшләр", "Миләш" ансамбльләре грамоталарга ия булдылар.

 Өч елга яңа состав сайланды, ә оешманңн җитәкчесе итеп бертавыштан кабаттан Валентина Мамакова сайланды. “Киләчәктә бергәләп дус, тату эшләрбез, ышанычыгыз өчен рәхмәт”,- дип тәмамлады ул чыгышын. Сайлауга җыелган бар халыкны керәшенчә Рождество бәйрәменә чакырды.

Керәшен җәмгыяте эшенә район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова үз бәясен бирде. Ул керәшеннәрнең дус-тату яшәүләрен, нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп үтте һәм башкарылган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. Менделеевск шәһәре Мәдәният йорты директоры Фирүзә Габдрахманова бәйрәм белән котлады.

Районның керәшен авылларыннан һәм шәһәрдән җыелган ансамбльләр, актив керәшеннәр бик матур бәйрәм иттеләр. Ансамбльләрнең, солистларның чыгышын алкышлап каршы алдылар. Рождество бәйрәме җырлар, уеннар, түгәрәк уеннар белән гөрләп үтте. Бәйрәм чәй өстәле, өстәл арасында җырлана торган җырлар белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев