Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марий-Эл республикасында керәшен оешмасы төзергә җыеналар

Марий-Элда берничә керәшен авылы бар

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә Марий-Эл Республикасыннан кунаклар – Йошкар-Ола шәһәре “Чистый город” ҖЧШ директоры, шәһәр депутаты, карендәшебез Олег Богатов, Марий-Элның татар мәдәни үзәге директоры Илгиз Гайсин һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гөсләләр ясау остасы Гәрәй Мәгъсүмҗанов килделәр.

Казанга килүләренең төп максаты – Татарстан керәшеннәренең этномәдәни культурасы һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасының системалы эшчәнлеге белән танышу. Карендәшебез Олег Богатов Марий-Эл республикасындагы керәшенәрне бергә туплау планы белән йөри. Хәзер ул бу юнәлештә Татарстан керәшеннәрнең тәҗрибәсе белән таныша. “Башкортстанда, Удмуртиядә керәшен оешмалары бар. Марий-Эл республикасында да карендәшләр шактый. Культурабызны, телебезне, үзенчәлекле киемнәребезне бергәләп саклыйсы иде. Иң элек, гөсләдә керәшен җырулары башкарып, Татарстанда төрле керәшен фестивальләрендә катнашучы Гәрәй Мәгъсүмҗанов белән таныштым. Ул галим Геннадий Макаров белән якыннан аралаша икән. Бергәләп Казанга килерә булдык”, - дип сөйләде Олег Григорьевич.

Олег Богатов чыгышы белән Мамадыш районының Урманчы авылыннан, әнисе – Колышчыныкы. 1989 елда Йошкар-Олага укырга китеп, шунда төпләнеп кала.

Марий-Эл республикасында берничә керәшен авылы бар икән. Ул авылларның тамыры Татарстанның – Сәрдәбаш һәм Киров өлкәсенең Малмыж районындагы Носла авылларына барып тоташа.

Кунакларга Татарстан керәшеннәре хәрәкәте турында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова сөйләде. “Татарстанда 30 ел элек керәшен милли хәрәкәте күтәрелеш кичерде. 15 ел элек керәшеннәрнең республикакүләм иҗтимагый оешмасы төзелде. Районнарда аның барлыгы 18 бүлекчәсе эшләп килә. Аларның җитәкчеләре – республика оешмасының идарә членнары. Керәшен оешмасы Татарстанның Халыклар Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты белән тыгыз хезмәттәшлек итә”, - дип таныштырды Людмила Белоусова.

Геннадий Макаров республикада оештырыла торган керәшен фестивальләре турында сөйләгәндә, яшь буынга милли тәрбия бирүнең мөһимлеген искәртте. “Бәрмәнчек” ансамбле директоры Артур Поляков Мари-Эл керәшеннәре белән очрашып, җыр-биюләребез белән танышу кичәләре оештыру кирәклеген әйтте. “Туганайлар” газетасы редакторы буларак, үз чиратымда, кунакларга керәшеннәрнең бердәнбер газетасы турында сөйләп, халкыбызның үткәне, бүгенгесе турында безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдәге группалардан танышып барырга булуын искәрттем.

 Марий-Элдан килгән кунакларны, шулай ук, Җырчы Җәкәү йорты эшчәнлеге белән таныштырдылар, алга таба хезмәттәшлек итү буенча максатлар билгеләнде.

Сөмбелә Вәлиәхмәтова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев