Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мария түтинең тормыш юлын барладылар

Чистай районының Бахта авылы клубында тыл ветераны Мария Минкинаның 95 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды.

Кичәдә авыл халкы белән беррәттән, район җитәкчеләре дә катнашты. Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, район башлыгының ярдәмчесе Алексей Ефимов юбилярны котлап чыгыш ясадылар. Җирле үзидарә башлыгы Ландыш  Хәбибуллина һәм Мария түтинең күршеләре дә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Аңа җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек теләделәр.

Кичәдә матур теләкләргә бай котлаулар “Карендәш” халык  фольклор ансамбле һәм, шулай ук, “Тәңкәләр” балалар ансамбле җырлары, Валерия Малышеваның скрипкада уйнавы белән аралашып барды.   

– Кичәне “Листая страницы жизни” дип атадык. Мария Николаевнаның гомер юлы турында сөйли торган фотоларны, тормышындагы вакыйгаларны үз эченә алган һәм тышлыгына “95” дип язылган зур истәлек-китап әзерләдек. Аны бәйрәм сәхнәсендә халыкка күрсәттек. Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы. Алар авыр тормыш кичерсәләр дә, бирешмәгәннәр. 26 мартта 95 яше тулган Мария Николаевна да һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле, – дип сөйләде Бахта клубы методисты Анна Акманова.

Ә ул истәлек-китапны карап кына да Мария Минкинаның бар тормышын күзалларга мөмкин...

Мария Николаевна – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты булып эшләгән Вера Минкинаның туганнан туган сеңелесе. Ул Бахта авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әтисе Николай Сергеевич – Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, әсирлектә була. Революциядән соң Бахтага кайтып, өйләнә. Колхозлар оешкач, Николай Минкин яшелчә үстерүчеләр бригадиры булып эшли. 1937 елда, репрессиягә эләгүдән куркып, берничә гаилә башлыгы белән бергәләп, Урта Азия ягына чыгып китә. Күпмедер вакыттан, алты баласын ияртеп, нәнәйләре дә әтиләре артыннан китә. Бу вакытта гаиләдә җиденче баланың да туар чагы җиткән була. Шул төпчек бала белән нәнәйләре шунда җан биреп, чит туфракта ятып калалар. Сугыш башлангач, Николай Минкин калган балаларын алап, янә туган нигезгә кайта.

Кызы Мария класстагы 40 бала арасында тырышып укый. Укуын Мөслим мәктәбендә дәвам итеп, кулына аттестат ала. 1947 елда техникум тәмамлаган яшь белгеч Мария Минкинаны Әлки районына агроном итеп эшкә җибәрәләр. Күп тә үтми әтисенең үлгәнен хәбәр итәләр. Мариягә туган авылына кайтырга туры килә. Аңа авыл клубында да эш табыла, агроном вазыйфасын да йөклиләр. Ул 1950 елда кияүгә чыга. Бер-бер артлы өч уллары туа. Гаиләсе белән Ташкент якларына китеп тә яшиләр. Яр Чаллы шәһәренә күчеп кайткач, шәфкать туташы булу хыялын тормышка ашыра, медсестра булып эшли. Мария Минкина 1992 елда туган авылы Бахтага яшәргә кайта.

Фото: Бахта авылы клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев