Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Аланлы: "Җанымнан шигъри моң ага..."

Карендәшебез, автор-башкаручы Людмила Аланлы соңгы елларда әни булуның бар тәмен татый. Шагыйрә бүгенге көндә кечкенә кызы Марияне үстерә, шул ук вакытта, шигырьләр, җырлар язуны да дәвам итә.

“Әбием үзе өчен генә табигать күренешләре, тормыш турында шигырьләр иҗат иткән. Әнием дә яшьлегендә шигырьләр язган булган. Ә бабам яшь чагында гармунда уйнаган булган. Язучылык сәләте әбиемнән күчкән”-, ди ул.

Людмиланың бала чакта ук язган шигырьләре бар, ләкин аларның күбесе бүгенге көнгәчә сакланып калмаган. Лениногорск педагогия училищесында укыганда ныклап иҗат итә башлый. Ул вакытта ул Рәшит Шиһап оештырган “Чишмә” иҗат берләшмәсенә йөри башлый. “Шагыйрь Рәшит Шиһап минем беренче остазым. Шигърият өлкәсендә Григорий Родионов миңа бик күп ярдәм итте, язучы Рәмзия Габделхакова, шагыйрә Ләйсән Кәшфи, Гөлфия Исхакова, Разим Вәлиуллин киңәшләре дә иҗатыма яңа сулыш өстәде”, - дип искәртә карендәшебез.

“Людмила Аланлы бик лирик шагыйрә. Җыр текстлары иҗат итеп, музыкасын да яза, үзе башкара да. Ул язган җырларны тыңлаганда керәшеннең борынгы гореф-гадәтләре күңелгә иңә, халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен саклап калуда зур өлеш кертә”, - дип бәяли халкыбызның иң олпат шагыйре Григорий Родионов (Гөргөри).

Шигырьләр күңелнең төрле халәтендә туа, әлбәттә, шигырь тусын өчен хисләр кирәк, ди Людмила Аланлы. “Шигырьләр минем күңелдә ниндидер тәэсир калдырган вакыйгадан соң языла, ә кайчакта кемнеңдер шигырьләр китабын укып утырган вакытта илһамланып китәм һәм алар нигезендә үземнең шигырем барлыкка килә. Кайсы шигырьдән туганын күрсәтеп, эпиграф итеп алам, аннан соң, табигать күренешләрен, табигатькә куанып-карап йөргән вакытта да туарга мөмкин. Ләкин шигырь язарга вакыт кирәк. Махсус, шигырь языйм әле, дип утырган вакытта да, хәтта руль артында барганда да иҗат итә алам!”, - ди бер интервьюсында Людмила.

Карендәшебезнең шигырьләренә көйләр дә иҗат итәләр. Ул җырларны танылган җырчылар зур сәхнәләрдән башкара.  

2017 елда Людмила Аланлының Татарстан китап нәшриятында “Күңелемә Кояш элдем” исемле өр-яңа китабы дөнья күрде.

Шигырьләр җыентыгы ике бүлектән тора. Беренчесендә шигырьләр булса, икенче бүлегендә җыр текстлары урын алган. “Араларында көйгә салынмаган шигырьләр дә, хәзерге вакытта көй иҗат ителә торганнары да бар. Шигырьләр җыентыгы күбрәк өлкән буын кешеләренә бара дип уйлыйм, гәрчә яшүсмерләр дә укый ала. Гомумән алганда, җыентыкта мәхәббәт темасы яктыртыла”, - диде автор.

Людмила Аланлының шигырьләрен тәкъдим итәбез:

Без эзләгән Бәхет

Без эзләгән Бәхет ерак микән,

Озак еллар микән үтәсе?

Барыр юлыбызның таңнарында

Күпме икән сынау-киртәсе?

Без эзләгән Бәхет нинди икән,

Без дигән Бәхет ни икән?

Ак болытлар төсле куе микән,

Галәм кебек гаҗәп киң микән?

Без эзләгән Бәхет кайда икән,

Күк йөзендә микән, җирдәме?

Без эзләгән Бәхет шушы мәллә –

Иреннәрдә сусыл... җыр тәме.

 

Күңелемә Кояш элдем

Күңелемә Кояш элдем әле!..

Яктыртсын ла җанны, дидем әле;

Башкалар да аны күрсен әле,

Елмаеп ла көлеп йөрсен әле!

Күңлемдәге якты, нурлы Кояш

Иманлыга булыр әле юлдаш;

Саф, пакь җаннар аны итәр юлдаш,

Шулай таралыр ул, серле Кояш...

Күңелемә Кояш элдем әле,

Менә нинди хәлләр күрдем әле:

Карашлардан нурлар сибелгәнен,

Hаннар яктылыкка төренгәнен,

Күңелдәге нәни кояшлардан

Бар дөньяның нурга күмелгәнен...

 

Мин бит ул

Мин бит ул синең күзләрдә

Шатлык нуры кабызучы.

Бар нәрсәдән өстен күреп,

Сине өзелеп сагынучы.

Мин бит ул синең йөзеңдә

Йолдыз нуры балкытучы.

Әкияттәй серле дөньяңа

Ашкынучы, табынучы.

 

Язлар

Язлар...Язлар...

Алып килә назлар,

Сихри нурлар сибә дөньяга.

Шатлык булып,

Илһам булып килә,

Бу җанымнан шигъри моң ага.

Язлар... Язлар...

Йөрәк җилкенүдән

Хисләр сыймый күңел ярына!

Язлар – ташкын!

Аның кочагында

Барам тәүге сөю ягына...

Язлар... Язлар...

Саф мәхәббәт килер,

Җанга шатлык нуры таратыр.

Сөю-назга,

Бәхетләргә төргән

Бу язларны һәркем яратыр.

Фото: гаилә архивыннан
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Синең өчен бик шатмын Людмила, тагын да иҗади уңышлар, гаиләңә бәхетле, мул тормыш телим.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Синең уңышларыңа,чыгышлырыңа сөенәм мин. Молодец, булдырасың!!! Тагыда матур җырлар, шигырьләр тусын.