Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар Григорий Родионов турында: "Исән чакларында кадерләп җиткермәдек кебек"

15 октябрь көнне күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовның арабыздан китүенә 40 көн булды. Кариев театры директоры, шагыйрә Луиза Янсуар Григорий Родионов турындагы хатирәләре белән бүлеште.

- Гөргөри дәдәй белән Казанга килгәч Рәдиф абый (Гаташ) таныштырды. Минем, әле 16 яше генә тулган баланың, дәфтәрендәге шигырьләрен җыеп, китап итеп бастырырга әзерләгән иде. Шул уңайдан "Казан утлары" редакциясендә Шигърият остаханәсе җыйдылар, анда инде күбесе арабыздан китеп барган олпат язучылар җыелган иде - Илдар абый Юзеев, Наис абый Гамбәр, Зөлфәт, шул исәптән - Гөргөри дәдәй дә. Гөргөри дәдәй, вакытын кызганмый, минем шигырьләргә бәяләмә язган иде, бик нигезле, хисле итеп чыгыш ясаганы хәтердә. Ул вакытта миңа, яшь кенә балага карата, шулкадәр игътибарлы мөнәсәбәт белдерүләре, шундый дәрәҗәле абыйларның, олы башларын кече итеп, җитди анализ ясап утырулары бик гаҗәпләндергән, аптырашта калдырган, бер үк вакытта канатлар да куйган иде. Һәм менә хәзерге акылым белән аңлыйм: бу алар тарафыннан шулкадәр зур остазлык дәресе дә булган икән.

Гөргөри дәдәй белән язучылар мөһитендә еллар буе аралашып яшәдек, аның җылы мөнәсәбәтен, якын итүен һәрчак тоя идем. Үзебезнең керәшен даирәсендә дә һәрдаим очрашып, фикерләшеп тордык. Аның белән бәйле истәлекләр дә күп. Мин аңардагы җор теллелекне, иронияне, балаларча беркатлы булып, очынып китә торган мизгелләрне ярата идем. Шул ук вакытта ниндидер бер өрфиядәй якты сагыш та бар иде аңарда.

Инде аңардан башка да 40 көн узган. Ышанасы килми. Менә-менә очрар кебек, елмаеп җибәрер дә, кочаклашырбыз... Киткәннәрне әнә шул кысып-кысып кочаклыйсы килү ымсынуы үзәкне өзә. Исән чакларында кадерләп җиткермәдек кебек тойгы кала. Сагындырасың, Гөргөри дәдәй...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев