Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке чиркәве прихожаннарына Изге Спиридон башмагына башыру бәхете тигән

Сарман районы Ләке авылының Апостоллар Пётр һәм Павел чиркәвендә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий катнашында келәү узган. Бу хакта Ләке авылыннан Лидия Карпова хәбәр итә

13 нче январда Ляке ауылында Алда тороучы изге Апостоллар Петр äм Павел храмында Архиреебыз Альмят äм Бöгöльмягя епископ Мефодий äм Александр äтей катнашында атна кöн келяӱе уздырылды.

Бу кöн Рождество бяйрямен озатыу кöнö булыб та истя калды. Владыко Мефодий бяйрям келяӱеня кунаклар итеб Баграж ауылыннан Петр Утяганов житякчелегендя "Сандугач" балалар фольклор ансамблен чакырган. Балалар керяшенчя Дöрöс деннеҥ символын "Ышанамын", "Эй Кюктяге атабыз" жырыуларын жырладылар. Калык балаларга кушылды.

Келяӱ чиркяӱ-славян,чиркяӱ-керяшен теллярендя барды. Жырыучылар, алтарьда кызмят итеӱчеляр Альмят епархиясеннян килгян иделяр. Службада Ляке ауылы кешеляре, башка ауыллардан да килеӱчеляр, балалар да кюб иде. Литургиядя "Жазык äйтеӱ","Олöш алыу" Арыу Жяшерекляре булды.

Епископ Мефодий бяйрям кöнняреня атаб Ӱгет сöйляде. Бу кöннö без ышаныучыларга епископ Мефодий бюляк жасады: изге Спиридонь Тримифунтскийнеҥ башмагын алыб килде. Спиридонь Тримифунтскийнеҥ череӱ теймяс изге тяне Грециядя саклана. Тяненеҥ температурасы ӱзгярмейчя 36,6 градус тора. Кейемняре таушала, дей. Жыл сайын кейемнярен жаҥага алыштырыб торалар, искесен ышаныучыларга öляшяляр. Былтыргы жылда безнеҥ епархиягя дя Спиридонныҥ башмагын бюляк иткянняр.

Без ышаныучыларга да бу кöннö шушы изге башмакка башырыу бяхете тейде. Владыко Мефодий жыйылган калыкка, кунакларга ряхмят белдерде, арыу сюзляр сöйляде: Без керяшен калкына бердям булырга, денебезне, телебезне жугалтмаска öндяде.
- Чын керяшен теле бюгенге кöндя керяшен храмнарында гына калыб киля.
Кряшенчя келяӱляр бетмяся, керяшенняр дя калык булыб жукка чыкмаслар, барыгызга да бик тырышырга киряк, керяшенчя укырга, жырларга öйрянергя киряк. Керяшен чиркяӱлярендя кызмят итеӱчеляр: священникляр, укыучылар, жырыучылар бюгенге кöндя житешмей, балаларны Духовный семинариягя äзерляргя киряк. Сез керяшен калкы Ходай алдында сайланылган калык, сезнеҥ ӱзегезнеҥ Ходай алдында сезнеҥ öчöн эйнялеӱче Апостологыз – Кряшенняр Апостолы изге Николай Ильминский бар, дейде.

Бяйрям келяӱе беткяч, Аш öйöндя барыбызны да тямне итеб сыйладылар. Храм мяшягятляре, эшляненгян, эшлейсе эшляр турында уртага салыб сöйляшенде. Храм эшляреня былтыргы жыл бик мул булды. Жыл äйлянясендя храмда суббота, атна кöннярне, бяйрямнярдя келяӱляр булыб торды. Храмга жöрöӱчеляр дя кюбяйде. Ляке храмында балалар, ололар öчöн Атна кöн шкулысы бинасына нигез салынды. Быйыл Ходай кушыу белян шкул бинасы äзер булыр, дейбез. Меня ике жыл ряттян балалар öчöн "Рождественский утренник" уздырылды. Кюрше Языкау ауылында Михаиль Архангель храмында тöзöкляндереӱ эшляре алыб барылды: тюбясе калай белян жабылды.

Владыко Мефодий 2019 нчы жылда Языкауда эшлярне дяуам итяргя, Ходай кушыб Изге Литургия уздырырга киряк, дейде. Барыбызны да арыу эшляргя бяхилляде. Бу кöн бик истялекле булыб истя калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X