Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке авыл җирлегендә халык җыены оешкан төстә үтте

Җыен барышында халыктан яшелләндерү, юллар, диспансеризация һәм пай җирләре буенча сораулар яңгырады

Ләке авыл җирлегендә халык җыены оештырылды. Аны җирлек башлыгы Лилия Шәрипова алып барды. Ул 2021 елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга булган бурычлар турында сөйләде. «Нөркәй» агрофирмасының «Уңыш» бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Розумбетов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл белән таныштырдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышына тукталды. Җыен барышында халыктан яшелләндерү, юллар, диспансеризация һәм пай җирләре буенча сораулар яңгырады.

Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар. Мәдәният йорты берләшмәләренең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.

Ильназ Сираев, Сарман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев