Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ӱлгяннярне искя алыу

26 май - үлеләрне искә алу көне.

Ӱлгянняр ӧчӧн ӓр-кайда, ӓр-кайчан инялергя жарый. Ӧйдя теляк иткяндя ӱлгянняр ӧчӧн мына былай иняляляр: “Эй Ходай, ӱлгян мяндяляреҥнен (атын айт) жаннарын исеҥя ал, аларнын ирекле, ирексез кылган жазыкларын барын да кичер, аларны Ӱз патшалыгына кертеб, мяҥгегя рахятлектя тот”,- диб. Барыннан да бигеряк ӱлгянняр ӧчӧн священникляргя инялдерергя киряк. Ӱлгянняр ӧчӧн священник инялеӱен урысча “панихида” дейляр. Панихида телягендя священник ӱлгяннярнен исемнярен ӓйтеб Ходайга иняля: “Эй Ходай, ӱлгян мяндяляреҥнен жаннарын жакты, иркен, тыныч урынга, ич-бер ауыртыу, кайгырыу жук жиргя урыннаштырыб рахятлектя тот; Ӱзеҥ ӓдямне сӧйӧӱче изгелекле Аллага кюря, аларнын сюз белян, жя эш белян, жя уй белян кылган ӓр-бер жазыкларын кичер”, диб.


Ӱлгянняр ӧчӧн тагы бигряк тя Литургiя телягяндя, кансыз Корман китергян чакта инялергя киряк. Ул чакта инялеӱ ӱлгянняр ӧчӧн бик пайдалы, аларнын азабын бетеря. Литургiя телягяндя ӱлгяннярне православныйлар мына болай искя алалар: поминанiе дигян княгягя ӱлгяннярнен исемнярен жазыб куялар, шул поминанiене Литургiяда Проскомедiя кылган багытта просфора белян бергя священника биряляр. Священник шул княгядян караб, ӱлгяннярнен исемнярен ӓйтеб, ӓр-берсе ӧчӧн просфорадан беряр кисяк кисеб ала да дискосъ ӧстӧня Бярян1 алдына куя. Бу кисяклярне священник суныннан ӱзе ӧлӧш алгач, Христоснын сауыттагы Каны ӧстӧня: “Эй Ходай, ӓулеяляреҥнен телякляре какына, мында ӓйтелгян кешелярнен жазыкларын арыу Каныҥ белян жыуыб бетер”, диб сала.


Кеше ӱлгяч, анын ӧчӧн кырык кӧнгя чаклы жалан инялергя киряк. Ӱлгян ӧчӧн кырык кӧн чиркяудя Литургiя иттереӱ анын жанына мытарстволарда шайтаннар азаблаудан котолорга бик кюб булыша. Ӱлгян кеше ӧчӧн чиркяӱдя, ӧч кӧнгя чаклы кӧн сайын священникка панихида иттеряляр; аннары тугызынчы кӧннӧ, жегерменче кӧннӧ, кырыгынчы кӧннӧ, жарты жыл тулган кӧннӧ, бер жыл тулган кӧннӧ Литургiя кылдыралар, панихида иттеряляр. Ӱлгяч ӧчӧнчӧ кӧннӧ, тугызынчы кӧннӧ, кырыгынчы кӧннӧ теляк иттереӱ меня ней ӧчӧн: Iисусъ Христосъ ӱлгяч, ӧчӧнчӧ кӧннӧ терелеб торган кюк, бу ӱлгян кешене дя Ходай терелтеб мянге тормошка кертсен диб. Тугызынчы кӧннӧ теляк иттереӱ: Ходай, бу ӱлгян мяндясенен жанын тугыз тӧркӧм изгеляр белян бергя урыннаштырсын диб. Кырыгынчы кӧннӧ теляк иттереӱ: ӱлгян кешенен жаны, Iисусъ Христосъ кырыгынчы кӧннӧ кюккя кютярелгян кюк, аны да кютяреб кюктяге жомакка кертсен диб.


Жыл тяӱлегендя ӱлгяннярне искя алырга ӱз алдына кӧнняр куйылган:
Май атнасы алдыннан суббота кӧн.
Троица алдындагы суббота кӧн.
Оло уразанын икенче, ӧчӧнчӧ, дюртенче атналарындагы суббота кӧнняр.
Оло кӧн атнасы ӱткяч, Өома атнасындагы чишямбе кӧн.
Коткарыучыны чумылдырыучы Iоаннын башы киселгян кӧннӧ, августнын 29 ында.
Димитрiй ӓӱлеяне искя алган кӧннӧн алдындагы суббота кӧн.
Бу ике субботада урыс падшалыгында Христосъ денендя тороб, падша ӧчӧн, ден ӧчӧн жаннарын сугышта биргян салдатлар ӧчӧн иняляляр.


(Изге китаптан)

1 Бярян диб корманга китереля торган просфора уртасыннан кисеб алыб, дискось ӧстӧня куйган икмяк ӓйтеля.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев