Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лена Бичарина: Тырлаудагы җыен балачакка алып кайта

Татарстанның халык артисты Лена Бичарина Җөридәге Питрауга бәйле уй-кичерешләре белән уртаклашты.

– Җөридәге Питрауда үзен чын керәшен дөньясында итеп тоймаган берәр керәшен бармы икән?! Юл Җөри ягына борылуга ук, күңелне сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый торган хис биләп ала. Ул хис керәшеннең җырулары шикелле якты да, сагышлы да, матур да. Безнең җыруларга да бит болыннар иркенлеге дә, күк йөзе сафлыгы да, дөньяның шатлык-борчулары да сыйган.

Әгәр язган булса, быел да барырга җыенам. Әлбәттә, үзем яратып җырлый, тамашачы онытылып тыңлый торган керәшен җыруларын башкарырга уйлыйм. “Печән өсте”, үземнең туган авылыма багышланган “Иске Корбаш көе”н. Шулай ук, Фәрит Хатыйповның “Соңгы сөю”ен дә җырлармын дип торам.

Танышларым арасыннан кайберләре: “Нәрсә дип ашкынасың? Нинди тәм табасыңдыр юлда интегеп йөрүдән?!Таң тишегеннән чыгып китеп, кызу кояш астында үзеңнең чыгыш ясарга чиратың җиткәнне көтеп яту минем башыма сыймый”, – дип гаҗәпләнә.

Күңел бит ул, бер генә көн булса да, керәшеннәр арасында, керәшен мохитендә яшим. Без үскәндәге керәшен өен хәтерләткән йортлы, ишегалдылы мәйданнар. Алардагы керәшен сыйлы табыннар. Керәшенчә киенгән, янып торган җәшләр. Уен-көле, җыру-бию... Болар барысы да алдагы Җөри Питравына кадәр җанны җылытып тора.

Әлбәттә, республикадагы гына түгел, ә илебездәге керәшеннәр өчен шундый зур бәйрәм оештырганнары өчен, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановка, аларның ярдәмчеләренә һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә җитәкчесе Людмила Белоусовага рәхмәт. Казандагы Җәкәү җорты яныннан, елның-елында, безнең шикелле артистларны, җырчыларны, мәдәният хезмәткәрләрен зур автобуска төяп, Җөригә алып баруны оештыручы да Людмила Даниловна.

Алар – үз керәшеннәрем дип янып яшәүче, тырышып эшләүче җитәкчеләр. Шушы һәм башка кешеләребез булмаса, элгәреләрдән килгән культурабызны барлау, саклау өчен менә дигән мәйдан булган Җөри Питраулары да шушылай озын гомерле булмас иде, мөгаен. Җөри Питрауларына гасырлар кичеп җәшәргә җазсын дип, керәшенчә теләк белән сүземне тәмамлыйм.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев