Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Үлемсез полк” (“Бессмертный полк”) тарихыннан

“Үлемсез полк” акциясе 2012 елдан башлап үткәрелә

Бөек Ватан сугышында ил азатлыгын яклап яу кырында ятып калган, утлы фронт юллары аша узган туганнарның, бабайларның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, “Үлемсез полк” (“Бессмертный полк)  акциясе уздыру традициягә әйләнде.

Ул беренче мәртәбә 2012 елның 9 маенда Томск шәһәрендә оештырыла. Анда барлыгы 6 мең кеше катнаша.

2013 елда илебезнең 15 шәһәре, шул исәптән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта да халык (дистәләрчә мең кеше) бу акциягә  кушыла.

2014 елда Россиянең 500 шәһәре һәм авылларында, шулай ук, Израил һәм Белоруссиядә барлыгы 500 мең кеше “Үлемсез полк” акциясендә катнаша.

2015 елда “Үлемсез полк” та Россиядән 4 миллион кеше катнаша, шулай ук, дөньядагы 20 ил, Германия, Австрия, Ирландия, Израил, Норвегия, Монголия һәм АКШ халкы да акциягә кушыла. Беренче мәртәбә Россия Президенты да халык белән бергә чыга.

2016 елда әлеге акциядә катнашалар: Россиядә –  6,2 миллион кеше (шул исәптән, Мәскәүдә – 700 мең) һәм, шулай ук, АКШ, Германия, Балтыйк буе илләрен һәм Украинаны кертеп, барлыгы 40 ил.

2017 елда “Үлемсез полк” акциясе 60 илдән 7,8 миллион кешене берләштерә. Мәскәүдә генә дә 850 мең кеше чыга.

2018 елда  инде 80 ил халкы “Үлемсез полк” сафында атлый. Россиядә – 10,4 миллион (Мәскәүдә – 1 миллион) кеше катнаша. Россия Президенты Владимир Пуин янәшәсендә Сербия Президенты Александр Вучичны һәм Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяхуны күрергә була.

2019 елда дөньядагы 115 ил  “Үлемсез полк”та атлый. Россиянең 3700 шәһәр һәм муниципаль берәмлекләреннән барлыгы 10 миллион кеше.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев