Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса МАЛИКОВА: Бу ел пандемиягә бәйле яңа таләпләрен куя торды, ә без эшебезне дәвам итәр өчен яңа ысуллар эзләп таптык, уңай тәҗрибә тупладык

Иң шатлыклы вакыйга дип, “Сөмбикә” журналының журналистлар арасындагы республикакүләм “Бәллүр каләм” бәйгесенең “Иң яхшы редакция” номинациясендә җиңү яулавын әйтер идем. Коллегларыбыз биргән зур бәя безнең өчен икеләтә шатлык булды...

Лариса МАЛИКОВА, “Сөембикә” журналының баш редакторы, Казан шәһәре:

– Әлбәттә, узып баручы ел барыбыз өчен дә авыр булды. Шулай да табибларның хезмәтен аеруча ассызыклап үтәсем килә. Алар алгы сафта булдылар, куркыныч авыруга каршы якыннан торып көрәштеләр. Редакциябез дә читтән торып эшләүгә күнекте, хәтта өлкән яшьтәге хезмәткәрләр дә яңа ысулга тиз ияләште. Шул шартларда 2 махсус сан чыгардык һәм, шулай ук, берничә зур проектны тормышка ашырдык. Мәсәлән, журнал эчендә элекке “Азат хатын”нда чыккан битләрне шул чор стилистикасына туры китереп бастырдык. Төрле елларда чыккан тышлыклардан күргәзмә оештырдык. 2019 елның августыннан башланган тагын бер проектны дәвам иттек. Аның кысаларында элегрәк журнал тышлыгында фотолары чыккан ханымнарны табып, бүгенге көн күзлегеннән әңгәмәләр әзерләдек.

Гомумән, ТАССРның – 100, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган зур эшләр башкарылды. Онлайн язылу ысулы белән, журналны укучылар санын арттыруга ирештек. Иң шатлыклы вакыйга дип, “Сөмбикә” журналының журналистлар арасындагы республикакүләм “Бәллүр каләм” бәйгесенең “Иң яхшы редакция” номинациясендә җиңү  яулавын әйтер идем. Коллегларыбыз биргән зур бәя безнең өчен икеләтә шатлык булды.

Бу ел пандемиягә бәйле яңа таләпләрен куя торды, ә без эшебезне дәвам итәр өчен яңа ысуллар эзләп таптык, уңай тәҗрибә тупладык.

Киләсе ел да җиңел булмаска мөмкин, шуңа күрә барлык кешегә дә саулык-сәламәтлек телим, шул вакытта гына бөтен проблемаларны ерып чыгарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев