Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке авыл җирлеге республика конкурсында җиңде

Ләке авыл җирлеге башкарма комитеты «Авыл җирлекләренең үзидарә органы архивы иң яхшы булганы — Татарстан Республикасы муниципаль архивын комплектлау чыганагы» номинациясендә грант отты.

Татарстан архив эше буенча дәүләт комитеты бу конкурсны йомгаклауга багышлап, Казанда тантанада уздырды. Анда катнашучылар арасында Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов та бар иде. Аңа, тантанлы рәвештә, сертификат тапшырылды. 

«Авыл җирлекләренең үзидарә органы архивы иң яхшы булганы — Татарстан Республикасы муниципаль архивын комплектау чыганагы» номинациясендә җиңгән өчен, Ләке авыл җирлеге 375 мең сум күләмендә грант отты. Бу акча архив документларын саклау буенча заманча норматив шартлар булдыру өчен бирелә.

Билгеле булганча, конкурс Татарстан Министрлар Кабинетының 2016-2024 елларда республикабызда архив эшен үстерүгә кагылышлы программасы кысаларында, архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев