Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңел кушканга

«Олы Аты Сабантуен фестиваль югарылыгында үткәрүче спонсор», «Келәтле чишмәсе янында купельгә кадәр ясатып куйды», «Питрау җыенына ярдәм итми калмый», «булган җегет»... Болар – Валерий Иванов турында халык сөйләгән сүзләр, авыл кешеләренең бәясе.

Валерий Алексеевич Иванов – чикләнгән җаваплылыктагы «Полиметаллинвест» җәмгыяте директоры. Керәшеннәрнең күпчелегенә хас булганча, үтә дә тыйнак һәм шул ук вакытта булдыклы да бу ир-егет үзенең чыгышы белән Келәтле авылыннан.

Аның әтисе яклап бабае – 1908 елда туган Иван Уварович Иванов. Әбисе – Анна. Аларның дүрт баласы булган: Михаил, Пелагея, Александр, Алексей. Олы уллары 1935 елгы Михаил озак еллар дәвамынңа химия-технология институтында студентларга физика һәм математика укыта. Ул җитәкләгән лаборатория СССР чорының иң яхшы лабораторияләреннән исәпләнә. 1938 елгы Пелагея гомере буе Түбән Кама сөт заводында эшләп лаеклы ялга чыга. 1939 елгы Александр – тракторчы буларак, беренче көннәреннән алып, Түбән Кама шәһәрен төзешкән кешеләрдән. Сиксәнгә якынлашып килсә дә, ул әле һаман да эшләвен дәвам итә. Төпчекләре, 1942 елгы Алексей да шәһәрдәге предприятиеләрнең берсендә тракторчы булып эшли.

Язмыш җилләре Олы Аты авылы кызы Мария белән Келәтле егете Алексей гаиләсен таркатса да, байтак еллар узганнан соң да, уллары Валерийның җаны туган авылы Келәтлегә тартыла. Моңа, бәлки бәләкәй чагыннан ук, үзенең Иван бабае, аның сугыштагы каһарманлыклары турында ишетүе дә тәэсир иткәндер.

– Безнең Иван бабай сугышка чыгып киткәндә, әбинең авырлы икәнен дә, үзе фронтта чакта төпчек улы Алексей туганын да белмәгән. Әтине, тугач та үләр дип уйлаганнар, ә ул исән клаган, – дип сөйли Валерий Алексеевич. – Иван бабай разведчик булган. Берсендә разведкага баргач, бабай һәлак була. Күрше Балчыклы авылыннан бергә сугышучы иптәше моны күреп тора. Ул үзе дә бик нык яралана. Сугыштан кайткач, шул кеше, безнең әбиләрнең авыр хәлдә көн итүләрен күрә һәм әбиләргә өй төзешә. Шуннан соң гына үзенә йорт җиткерә. Ул чагында берәрсе йорт сала башласа, өмә ясап, бөтен авыл белән ярдәм иткәннәр.

Элгәре кешеләр гади дә, ярдәмчел дә булганнар. Нишлисең, хәзерге заманда андый авыр хәлдә калганнарга һәм, гомумән,  кешеләргә яхшылык эшләү – бик сирәк орчый торган сыйфатлардан. Дөрес, арада күңеле кушканга игелек эшләүчеләр дә юк түгел. Шундый сирәкләрнең берсе – Валерий Иванов. Аның булдыклылыгы, бай хыялы гәүдәләнеше булып, Келәтле авылы чишмәсе яны өр-яңадан яңартылып, дини-рухи ансамбль буларак төзелеп бетеп килә.

Ни өчен Келәтле чишәсен яңартырга ниятләгән соң Валерий Иванов?

– Келәтле зиратында әтием һәм әбием күмелгән. Бу авыл, аның эчкерсез һәм кунакчыл кешеләре җаныма якын. Келәтленең салкын сулы чишмәсе дә, кайда гына йөрсәң дә, үзенә тартып тора, – дип сөйләп китте соравыбызга җавап буларак Валерий Алексеевич. – 2014 елда аның тирә-ягын төзекләндерик дип тотынган идек. Эшли башлагач, чишмә янын тулы бер комплекс итеп төзү фикере килде. Бер корылма төзелеп бетүгә, янәшәсендә тагын нидер кирәклеген тоясың. Православие дине изгеләре – 12 апостол сыннары да урын алачак әле чишмәнең уң ягындага калкулыкта. Олы юлдан чишмәгә төшү урынын да өр-яңадан ясап куярга исәп бар...

Яшәү мәгънәсен кешеләргә, үз диндәшләренә ярдәм итүдә таба Валерий Иванов. Үзебезнең Татарстандагы һәм Россиядәге гыйбадәтханәләр белән беррәттән, Иордания, Греция һәм башка илләрнең храмнарына, чиркәүләренә дә бу булдыклы керәшен егетенең саллы ярдәме тигән.

Ә инде үз туган авылына килсәк, әгәр дә Валерий Иванов ниятләгәннәрнең барысы да тормышка ашса, Келәтле чишмәсе, үзенчәлекле архитектурасы ягыннан, Россиядә бердәнбер чишмә булачак.

Аның хезмәтләрен лаеклы бәяләп, Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгына багышланган тантанада республика Президенты Рөстәм Миңнехаов Валерий Алексеевичка Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Фирая Моратованың “Мәңге җәшә, Келәтле” китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев