Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара керәшеннәре җирле этник сәнгатьне саклап калу юлларын барлады – видео

Узган ел Кукмара районында фольклор-этнографик экспедиция узды

2021 елның август аенда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Кукмара районының керәшен авылларына фольклор-этнографик экспедиция оештырган иде. Бу чараның төп максаты Кукмара керәшеннәренең фольклорын, этник сәнгатен өйрәнү булды.

Экспедиция составында фольклорчы, галим Геннадий Макаров, мәдәни үзәкнең үзешчән сәнгать төркеме җитәкчесе, керамика художнигы Элина Якупова, республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе, якташлары Алексей Дмитриев, Казан дәүләт консерваториясе студенткасы Марина Казакова иделәр. Алар Село-Чура, Кече Чура, Пчеловод, Поршур, Үрәсбаш, Танькино һәм Янил авылларында булып, җирле халык белән очрашып, 50 җыр (кунак, туй һәм рекрут җырулары), 23 иман көе яздырып алган. Шулай ук, Үрәсбаш авылында борынгы камзул, хатын-кыз баш киеме – сүрәкә һәм 120 еллык күлмәкләр дә барланган.

Экспедиция вакытында төшерелгән фото, 2021 ел

28 мартта Село-Чура авылы мәдәният йортында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре шушы экспедиция вакытында җыелган материаллар белән бүлеште. Әлеге очрашуда, шулай ук, мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм керәшеннәр тарихын өйрәнүче Лилия Мөхәммәдиева, Кукмара керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роберт Димитриев һәм Село-Чура җирлеге башлыгы Виталий Андреев та катнашты.

Җирле фольклор ансамбльләре җитәкчеләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, туган якны өйрәнүчеләр һәм укучылар катнашында уздырылган әлеге чарада Кукмара керәшеннәренең мәдәни мирасы тулысы белән өйрәнелеп бетмәве, үзләренә генә хас булган авыл көйләренең онытылу, югалу куркынычы һәм үз кием комплексларын яңарту турында сүз барды.

 - Талантларга бай һәм эш яратучы Кукмара керәшеннәре турында бер генә фәнни китап та юк. Этник мәдәниятегез шулкадәр бай, “Чабата” биюегез генә дә ни тора! Сездә генә бар бу бию. Хәзерге вакытта керәшен гөсләсен Татарстанның мәдәни мирас каталогына кертү буенча эш башкарыла. “Кукмара чабатасы” да бу каталогка керергә лаеклы. Бу биюне хореография буенча дөрес итеп аңлатып язарга һәм тәкъдим итәргә генә кирәк, - дип чыгыш ясады Людмила Белоусова.  

Сүз уңаеннан, Самара мишәрләренең “Ярмәк вагы” музыкасына башкарылучы “Чабата” биюенең Кукмара керәшеннәренә генә хас үз көе бар. Ул бераз салмаграк. Ул көйнең дә онытылырга хакы юк.

Геннадий Макаров милли культураның киләчәге җирле этник мирасның язмышы белән бәйле булуын аңлатты. Һәр керәшен авылы җырулары, йолалары белән бер-берсеннән аерылып торган. Алар барысы бергә зур керәшен культурасын барлыкка китерә.

Кукмара керәшеннәре гөсләдә уйнамаган, диделәр миңа. Мин ышанмыйча, эзләдем. Экспедиция вакытында Поршур авылында гөсләдә уйный белүче барлыгын белдек. Шулай итеп, бүгенге ансамбльләргә дә гөсләдә, дубрада уйнарга кабат өйрәнергә кирәк. Бу сезнең тамырларыгызның тирән булуын күрсәтә”, - дип киңәш бирде Геннадий Макаров.

Галим теләге булганнарга ярдәм итәрбез, өйрәтербез, дип җыелган халыкка гөсләдә һәм думбрада уйнап күрсәтте.

Экспедиция вакытында табып, халыкка күрсәтелгән камзул белән сүрәкәгә дә игътибар зур булды. Кукмара керәшен ансамбльләренең костюмнарын шушы үрнәкләр буенча яңартырга кирәклеге ассызыкланды. Ансамбльдәге хатын-кызларның баш киемнәре дә гаилә статусына карап (кызларга – калфак, ир хатыннарына – сүрәкәләр) тегелергә кирәклеге әйтелде. Село-Чура мәктәбендә күп еллар укытучы булып эшләгән, беренче фольклор ансамбльләренең җитәкчесе булган Галина Азина да заманында Кукмара хатын-кызларның баш киемен эзләгән булган. “Таба алмагач, гади яулык бәйләдек. Инде исән калган бу сүрәкәдән карап, чын һәм дөрес баш киемебезне кире кайтарырга кирәк”, - диде ул.

Очрашуда Элина Якупова керәшеннәрнең киенү комплексы үзенчәлекләре, ә Марина Казакова яздырып алынган җыруларны фәнни яктан өйрәнү турында сөйләде. Алексей Дмитриев “Бәрәкәт” хәрәкәтенең эшчәнлеге белән таныштырып, районда да керәшен яшьләре оешмасы булдырырга кирәклеген әйтте.

Районның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлнара Гәрәева белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамиль Нуриев та һәр әйтелгән сүзне, киңәшне язып барып, киләчәктә этник мирасны саклап калу буенча эшнең тагын да киңәйтеләчәге турында әйттеләр.

“Безнең керәшеннәр бик тыйнак. Алар сәнгать юнәлешендә нык эшлиләр”, – диде Рамиль Нуриев.

Тыйнаклык белән, чыннан да, килешми мөмкин түгел. Авыллар – төзек, хуҗалыклар зур Кукмарада. Артык сүз куертып, шапырынып йөрмиләр. Эшнең тәмен беләләр, нәтиҗәсен күрәләр. Шул ук вакытта һәрбер мәдәни чарада да үз районнарын лаеклы итеп тәкъдим итәләр. Бу очрашуда да Село-Чураның фольклор ансамбльләре, укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Казан кунакларына матур чыгышлар күрсәттеләр. Быел җәен авыл балаларына керәшен тематикасы белән мәктәп яны лагере оештырырга да ниятлиләр. Киләчәктә дә эшләре уң булсын.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әлеге экспедиция материалларын эшкәртеп, китап итеп бастырып чыгарырга планлаштыра. Ә инде киләсе шушындый этнографик экспедиция Зәй районына каралган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев