Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кәсилә” фольклор ансамбленең беренче җырчылары

Мамадыш районындагы Зверосовхоз поселогының горурлыгы булган керәшен ансамбле

Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче үзешчән композитор, җырчы Валерий Манкушев редакциягә юллаган бу фотода – “Кәсилә” оешкан елларда ансамбльдә җырлап йөргән үзешчәннәрне күрәсез.

“Кәсилә” ансамбле беренче мәртәбә Яңа 1990 елны каршы алганда тамашачы алдында чыгыш ясый. Керәшен милли киемнәреннән чыгып, элекке көйләрне җырлаучы ансамбль кызларын халык озак алкышлый.

Ансамбльне, чыгышы белән үзе дә шушы Мамадыш районының Югары Әрнәш авылыннан булган, Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлаган Зоя Альманова оештыра.

Фотода: “Кәсилә”нең беренче составы – сәнгать җитәкчесе Зоя Альманова, Нина Петкова, Валентина Шәйдуллина, Елизавета Ефремова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев