Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре” итеп быел кемне сайларлар? - фото

“Кряшен чибяре” быел конкурс булып түгел, ә фестиваль форматында узачак

Быел “Питрау” республика керәшен культурасы фестивале 20 еллык юбилеен каршылый. Шул уңайдан, бәйрәм программасына үзгәрешләр дә кертелә. Иң төп яңалыкларның берсе – ел да зур кызыксыну уята торган “Кряшен чибяре” конкурсы. Быел ул фестиваль-шоу форматында  узачак. 2003 елдан башлап, “Кряшен чибяре” тарихында, җиңү яулаган кызларны быел барысын да бер сәхнәдә күреп булачак. Алар үзләренең тормышлары, уңышлары һәм бүгенге көндә халкыбызның гореф-гадәтләрен ничек саклаулары турында таныштырачаклар. Оештыру комиметы сүзләренчә, “Кряшен чибяре”нең программасы һәм сценариесы бик мавыктыргыч булачак.

Бүген Республика керәшен мәдәнияте Үзәгендә алдагы елларда “Кряшен чибяре” булып калган кызлар җыелды. 2005 елда "Кряшен чибяре" титулына лаек булган Светлана Максимова, “Кряшен чибәре – 2006” - Алёна Гурьянова (Низамова), “Кряшен чибяре – 2008” - Регина Павлова, “Керәшен чибәре – 2011” - Марина Жаркова (Шәмәрдәнова), 2012 нче елда “Кряшен чибяре” булган Ольга Бачкова, 2014 елгы "Кряшен чибяре" Алина Давыдова, "Кряшен чибяре - 2015" титулы иясе Юлия Савельева (Туктарева), “Кряшен чибяре – 2016” - Татьяна Ефремова, “Кряшен чибяре – 2017” - Екатерина Максимова (Пашаева), “Кряшен чибяре – 2018” - Алиса Исакова бергәләшеп быелгы фестивальгә әзерлекне башладылар. Кызларга “Кряшен чибяре”нең бар нечкәлекләре турында “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле художество җитәкчесе Эльмира Кашапова сөйләде. Киләсе әзерлек туры июль башына планлаштырылды.


“Керәшен чибярләре”н 20 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында узучы “Питрау” бәйрәмендә күреп булачак.

Яңалыклар турында безнең сайттан укып барыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев