Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Вероника Степанова

Вероникага 20 яшь, Балык Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылыннан

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Вероника Степановага 20 яшь, Балык Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылыннан. Казан дәүләт энергетика университетының “Аквакультура һәм су биоресурсы” дип аталган экология юнәлешендә 3 курс тәмамлаган. Авылның “Йолдызчык” яшьләр фольклор ансамбленә йөри.

"Гаилә тәрбиясе, 3 ел рәттән "Айбагыр" этнолагеренда булу, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре бүлегендә эшләү мине "Кряшен чибяре"нә алып килде.
Конкурста катнашуымның максаты - башкалар белән тәҗрибә уртаклашу, мәдәни мирасыбызны һәм әби-бабаларыбыздан килгән йола-гадәтләрне популярлаштыру.
"Ышанырга, үз-үзеңне күрсәтергә, хыялланырга" принцибы буенча яшим",– дип сөйләде Вероника. 

Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

Алексей Дмитриев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев