Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Эльвина Самойлова

Эльвинага 18 яшь, Түбән Кама шәһәреннән

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Эльвина Самойлова – 18 яшь, Түбән Кама шәһәреннән. Казан сәүдә-икътисад техникумында “визажист” белгечлегенә укый. Хатын-кызларга макияж ясый.  

"Хыялым – матурлык салоны ачу. Хатын-кызларга, табигый матурлыкларын күрсәтеп, үз-үзләренә ышанычларын арттырасым килә. Җир йөзендәге һәрбер хатын-кыз үзенчә матур бит. "Кряшен Чибяре" конкурсында без,  кызлар үзебезнең эчке матурлыкны да күрсәтәбез. Бу конкурс халкым турында белемнәр дә бирә, үземне сынап та карыйсым килә. Тормышта "беркайчан да курыкма, җебеп төшмә, өметеңме өзмә, Ходай ташламас" девизы белән яшим", – диде Эльвина. 

Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

Алексей Дмитриев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев