Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре-2022" финалисты: Алёна Евдокимова

Алёнага 23 яшь, Мамадыш районының Шәдче башы авылыннан

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Алёна Евдокимовага 23 яшь, Мамадыш районының Шәдче башы авылыннан. Быел Казан федераль университеты филиалы булган Алабуга институтындагы филология һәм тарих бүлегенен тәмамлаган. Шигырьләр яза. Алабугада “университет” мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. 2021 елда Мамадыш районының “Кряшен чибяре” титулын алды.

Тормыш девизы: “Күпне вәгъдә итмичә генә күпне эшлә”.
 "Конкурста катнашуымның максаты – Татарстанның төрле районнарыннан килгән керәшен кызлары белән аралашып, тәҗрибә уртаклашу. Күңелемдә үз халкыма хөрмәт, ярату яши, шуңа да үземне "Кряшен Чибяре" титулын алырга лаеклы дип саныйм" - ди Алёна.

Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

Алексей Дмитриев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X