Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күргәзмәдә – керәшен киемнәре

Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә Идел буе, Урал һәм себер татарларының тардицион культурасына багышланган күргәзмәдә керәшен милли үзенчәлекләрен чагылдырган экспонатлар да бар

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләре туплаган материаллардан һәм, шулай ук, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендәге экспонатлардан, аерым осталарның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәнең максаты – халыкның узганы һәм бүгенгәчә сакланып килгән традицияләре белән таныштыру. Иң түрдәге экспозицияләр керәшен халкының электән килгән көнкүрешен, кием, йорт-җир үзенчәлекләрен, бүгенге көндәге милли бәйрәмнәрен чагылдыра.

Күргәзмәне ачу тантанасында Казан шәһәре мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Эмиль Мостафин, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Олег Хисамов, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлек мөдире Рауза Солтанова, бүлек хезмәткәрләре Людмила Шкляева, Наталья Герасимова, Ольга Улемнова, милли киемле курчаклар ясау остасы Альбина Нуретдинова һәм башкалар катнашты.

Тантана барышында ясаган чыгышында Рауза Солтанова, башлыча, хатын-кызларның кул эшләреннән торган  күргәзмәнең нәкъ менә март аенда оештырылуын, шушы көннәрдә керәшеннәрнең Масленица бәйрәме дә булуын да телгә алды. Шулай ук, күргәзмәдә бай экспонатлар белән катнашканнары өчен, керәшен мәдәни үзәге директоры Людмила Даниловнага рәхмәтен дә җиткерде... Бүгенге көндә кулдан ясалган эксклюзив әйберләрнең халык арасында югары бәяләнүен искәртеп, Рауза ханым хәзерге балаларны мәктәптән үк кул эшенә өйрәтү зарурлыгын әйтте. Хезмәт дәресләрендә, элекке шикелле, чигү төрләренә өйрәтү дә яхшы булыр иде. Моның аларны интернет бәйлелегеннән коткаруда да ярдәме тими калмас... 

“ИЯЛИ булмаса, күргәзмә дә оештырылмас, курчаклар коллекциям дә булмас иде”, – дип әйтүче Альбина Нуретдинова, Любовь Шкляева ярдәме белән, төрле регионнарда яшәүче татарлар киемен гәүдәләндерә торган 12 курчак ясаган. Ул курчаклар арасында керәшен хатын-кызы киемлесе дә бар. Сүз уңаеннан, күргәзмәгә Мамадыш районының Колышчы  авылыннан кул эше остасы Валентина Максимованың керәшен милли киемле курчаклары да куелган.

Күргәзмәдәге керәшен экспозициясе турында сөйләгәндә, Любовь Михайловна фотолардагы һәм экспонатлардагы үзенчәлекләр белән бергә, җете төсләрнең нәрсә аңлатуына тукталды, орнамент-бизәкләрнең үзгәрүләренә карап, керәшен тарихының төрле чорларын  күз алдына китереп булуы турында сөйләде...

Һәр күргәзмәнең уңышы экспозицияләрнең ни дәрәҗәдә уйлап урнаштырылуында да чагыла. Бу уңайдан, әлеге күргәзмәдә керәшеннәргә зур урын бирелсә дә, аларның православие динен тотуын онытып җибәргәннәр, димме. Зал түрендәге экранда – күргәзмәгә кагылышлы мәгълүмат белән беррәттән, барлык экспозицияләрне берләштерү символы буларак, авыл мәчете фотосы урнаштырылган (аның урынында орнамент-бизәк булса, беркемнең дә милли хисләренә кагылынмас иде). Ә мәчетнең бер ягында – керәшен милли киемендәге кыз портреты... Галимнәр тарафыннан оештырылган күргәзмәдә мондый нәрсәләр игътибардан читтә калырга тиеш түгелдер. Аннан соң, динне мәдәният белән тәңгәлләштерү дә, бу очракта, ничектер, үзен акламый кебек. Халык санын алу кампаниясе якынлашкан бер вакытта бу аеруча мөһим. Дин һәм милли үзенчәлекләр мәсьәләсендә, хәтта, беренче карашка бик вак булып тоелган нәрсәләр дә зур әһәмияткә ия. Бүлгәләүдән, бүлгәләнүдән сакланыйк дисәк, татармы, керәшенме – һәркайсы урынына үзебезне куеп карарга һәм шуннан чыгып фикер йөртергә, башкаларның дини һәм милли хисләрен хөрмәт итәргә өйрәник.

Институт хезмәткәрләренең күргәзмә оештыру буенча бу әле беренче тәҗрибәләре генә, шулай булгач, киләчәктә алар әлеге мәсьәләгә тиешенчә игътибар итәрләр, дип өметләник... 

 

Фирая МОРАТОВА.

Фотоларда: күргәзмәдәге экспонатлар; күргәзмә ачу тантанасында Я.Емельянов исемендәге  мәдәни үзәкнең “Тумар” фольклор коллективыннан Марина Тараканова белән Айсылу Зарипова чыгыш ясый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев