Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кош гриппының беренче билгеләре турында укыгыз

Татарстанга кош гриппы вирусы үтеп керде. Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы һәм Буа районнарында карантин игълан ителде. Бу уңайдан, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе кош гриппының беренче билгеләрен атады һәм санитария таләпләре турында аңлатты.

Кош-корт сатып аласыз икән, аларны ким дигәндә 10-12 көн карантинда, ягъни башка кошларга кушмыйча тотарга кирәк. Безнең халык нишли? Бройлер чебиләр алып кайта да, кетәклеккә җибәрә. Каз да шунда, үрдәк тә, тавык та, - диде Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин. – Икенчедән, кош-корт алганда сатучыдан документларын таләп итәргә кыенсынмагыз. Кош-корт каян китерелгән, нинди фабрикадан, инкубатор хуҗасы кем, нинди күкәйдән чыккан, нинди вакциналар ясалган, нинди ветеринария эшкәртү процесслары узган? Бу – көлке түгел, авыз бер тапкыр пешкәч кенә өреп кабарга өйрәнгән без”.

Узган ел Лаеш кошчылык фабрикасында кош гриппы табылган иде. Лаештан кош-корт алучылар әле бүген дә фабрика белән судлашып йөри икән. Кош гриппы - аеруча куркыныч вирус. Хәтта азык-төлек сатып алганда да игътибарлы булу сорала, һәр нәрсәнең документын карарга кирәк”, - диде Гатин.

Кош гриппының беренче билгеләре: йокымсырау, кикрикләр зәңгәрләнү, кош-кортның йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау. Соң чиктә – үлем. Бүген бер чеби, өч көннән соң тагын берсе үләргә мөмкин. Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент”- дип искәртә Идрис Гатин.

Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Чувашстаннан хәбәрләр килеп торганын да әйтте. “Биредә бер атна эчендә 50-60 баш кош-корт үлгән очраклар бар. Авыруның максималь инкубация периоды 21 көн дибез. Күп очракта авыру 1-7 көннәрдә беленә башлый. Алда саналган билгеләр кош-кортта беренче көндә үк күзәтелергә мөмкин. Ә бер атна дигәндә инде, кош-кортның яртысы үлеп бетә”, - диде бүлек башлыгы.

Ветеринар табиблар кош-корт үлсә, шунда ук хәбәр итүләрен, йорт кошларын һәм аларның азыгын ябык урында тотуларын, корал белән эшләгәндә аны бик еш дезинфекцияләп торуларын сорыйлар.

Татар-информ” МА материалларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев