Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирустан соң өзлегүдән мәңгелеккә күчкән Галина Иванованың кул эшләреннән күргәзмәләр булдырылды

“Кеше китә — эше кала” дигән әйтем бар. Менделеевск районының Иске Гришкин авылы музейда күргәзмәләрне карап йөргәндә, нәкь шушы сүзләр күңелгә килде

Һәр авылда үзенчәлекле, тормыш юлында үз эше белән истә калучы кешеләр бар. Галина Иванованың үзе чиккән сөлгеләрен, курчакларга теккән киемнәрен, тукыган паласларын күргәч, күңел ярсып куйды. Бу куркыныч пандемия кемнәрне генә алып китмәде. “Галина Иванова да бик нык авырып китте, терелә алмыйча 60 ын гына тутырган хатын чын дөньяга китеп барды. Күңелгә шундый авыр, ничә көннәр, терелүен теләсәк тә, чирне җиңә алмады. Галина бик тыйнак, тормышны, кешеләрне яратып, гел яхшылыклар кылып кына яшәде. Ул бөтен яктан да уңган-булган, тынгысыз, сабыр холыклы, кайчагында шаян да иде. Һәрчак кеше хәленә керә белде. Кирәк чакта ярдәм иттте. Кунак килсә, тәмле калачларын пешереп каршы алды. "Бигәш" ансамбленә дә йөрде, кул эшләренә осталыгын сөйләп бетерерлек түгел. Туку, чигү, тегү барысын да бик теләп эшләде ул. Гел выставкалар ясап мастер-класслар күрсәтте. Аның алтын куллары ясаган күп кенә нәрсәләр хәзер авыл музеенда саклана. Аларга сокланмаган кеше юк”, – дип сөйләделәр Иске Гришкин авылының мәдәният йорты мөдире Виктор Япаев һәм “Бигәш” ансамбле җитәкчесе Клавдия Михайлова

Ире Николай белән бик тату яшәгәннәр, үрнәк гаилә булганнар, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев