Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Көньяк Урал нагайбәкләре» форумы: кемнәр алар, ничек яши, киләчәккә перспективалары

31 октябрь көнне Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районы үзәгендә – Фершампенуазда «Көньяк Урал нагайбәкләре» дип аталган форум узды.

Форумга Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбург шәһәрләреннән һәм Нагайбәк районыннан мәдәният, библиотека хезмәткәрләре, укытучылар, тарихчылар һәм студентлар килгән иде. Шулай ук, форумда Татарстан республикасы керәшеннәре дә катнашты. 

Нагайбәкләр — Чиләбе өлкәсенең горурлыгы 
Форумга килүчеләр, иң элек, Фершампенуаз мәдәният йорты фойесында халык иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Монда нагайбәкләрнең кул эшләре, картиналар, тарихи китаплар урын алган иде. 

Форумны башлап, Нагайбәк районы башлыгы Егор Тимофеев анда катнашучыларга уңышлар эш көне теләде. Чиләбе өлкәсе хөкүмәтенең иҗтимагый элемтәләр идарәсе начальнигы Дмитрий Семёнов үз чыгышында нагайбәкләрне бик тә үзенчәлекле культурага ия халык дип атады. Чиләбе өлкәсендә 152 милләт вәкиле дус-тату яши, барысы да үз культураларын ярата, хөрмәт итә, сакларга тырыша, дип искәртте ул.

«Нагайбәкләр — Чиләбе өлкәсенең горурлыгы, көньяк Уралның бизәге. Үз культурагызны хөрмәт итүегез һәм традицияләрне саклавыгыз өчен, Чиләбе хөкүмәте исеменнән рәхмәт белдерәм», — диде Дмитрий Семёнов. 

Төп мәсәлә — туган телне, культураны саклау 
Россия Фәннәр академиясенең Екатеринбург шәһәрендәге Урал бүлегенә караган Тарих һәм археология институтыннан этнотарих үзәге мөдире, тарих фәннәре докторы Ирек Атнагулов нагайбәкләр тарихын күптәннән өйрәнә. Форумда ул халык санын алу кампаниясенең нәтиҗәләре һәм Нагайбәк районы халыклары турында сөйләде. Узган халык санын алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нагайбәкләр саны бераз кимегән. Ләкин монда шунысын да искәртергә кирәк, халык санын алганда үзенең милләтен күрсәтергә теләмәүчеләр да шактый күп булган. 

Нагайбәк районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Васильева нагайбәкләрнең милли-мәдәни үзенчәлеген, традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклау турында сөйләде. Авыллардагы сәнгать мәктәпләренең, мәдәният йортларының эшенә дә тукталып узды. Милли һәм дини бәйрәмнәрнең зурлап уздырылуын билгеләп үтте. Иң зур мәсьәләләрнең берсе — туган телне саклау. Биредә телне өлкән буын гына белә, яшьләр русча аралаша. 

Нагайбәк районының Остроленко поселогы балалар бакчасының музыка буенча җитәкчесе Наталья Юскина балаларга милли тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Балалар белән милли бәйрәмнәр уздырулары, этник күргәзмәләр, эшләнмәләр эзерләүләре турында сөйләде. 
Балаларга милли тәрбия бирү темасын Татарстанның «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Аида Тукачева «Айбагыр» этнолагере эше турында сөйләп дәвам итте. Сүз уңаеннан, 2015 елда «Айбагыр»га Нагайбәк районыннан да балалар ял итәргә килгән иде. Татарстан керәшеннәре дә, нагайбәкләр дә мондый эш тәҗрибәсен уңай дип бәяләделәр һәм, нәтиҗәдә, киләчәктә «Айбагыр»да нагайбәк балалары да еш ял итәр дигән фикер белдерелде.

Форумда китапханәләрнең һәм музейларның нагайбәкләр культурасын саклауга керткән өлешләре турында да сөйләшенелде. Һәрберсе үзләренең эш тәжрибәләре һәм методикалары белән уртаклашты. 

Халык җыруы традицияләрен дә бары тик кеше үзе генә саклый ала. Әби-бабайлардан борынгы җыруларны яздыртып алу, аларны эшкәртү турында да сүз барды форумда. Шулайук, Нагайбәк балалары яратып уйнаган халык уеннары белән видеоязмалар аша таныштырдылар.

Казан шәһәренең Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәге хезмәткәре Ирина Муллина керәшен хатын-кызларының баш киеме үзенчәлеге турында сөйләде. Кияүгә чыккан хатын-кыз 1 ел кигән түгәрәк яулыкны дөрес бәйләү буенча мастер-класс та күрсәтте ул. 

Милли культура: сакларгамы, әллә үстерергәме? 
Нагайбәк районы башлыгы Егор Тимофеев белән Чиләбе дәүләт халык иҗаты үзәге директоры Оксана Громова нагайбәкләрнең гаилә йолаларында һәм традицияләрендә аутентиканы, борынгылыкны саклау турында форумда катнашучылар белән әңгәмә кордылар. 

Милли культураны музейларда саклап кына, киләчәк буынга тапшыра алабызмы? Әллә инде борынгы культураны замана таләпләренә туры китереп үстерергәме? Һәм ничек эшләргә аны? Борынгы этник культура хәзерге буын яшьләренә кирәкме, кызыклымы? Әңгәмә барышында шушы сорауларга җаваплар эзләделәр, форумда катнашучылар үз тәкъдимнәрен әйттеләр. 

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова бу мәсьәләдә Татарстан керәшен оешмасының яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. 

Спикерлар Нагайбәк районының Чиләбе өлкәсендә милли культураны үстерү өлкәсендә иң яхшы эшли торган районнарның берсе икәнен искәртте. Нагайбәк районында 13 халык ансамбле бар. 

Форумның нәтиҗәләре итеп, резолюция кабул ителде.  Ул берничә пункттан торды:
— нагайбәк районының үсеш концепциясен булдыру;
— нагайбәк культурасы белән бергә, башка халыклар культурасына да хөрмәт тәрбияләү;
— нагайбәк яшьләре советы төзеп, милли һәм социаль проектлар өстендә эшләү, яшьләрнең идеяләрен күтәреп алып, аларны тормышка ашыруда ярдәм итү;
— Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районындагы нагайбәкләр белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев