19 май көнне Мамадыш районы Колышчы авылында Мулимун бәйрәме узды.
Иртән чиркәүдә керәшеннәрнең духовная миссия җитәкчесе отец Димитрий Сизов белән Балык Бистәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизов бәйрәм литургиясе уздырганнар. Аннан соң зиратта, каберләр өстендә Урманче авылы священнигы отец Михаил лития уздырып йөргән.
Кичке якта мәйданда күңелле авылдашлар очрашуы булган.
Иртәгә, 24 май көнне, колышчылылар Әрнәш авылына Симек бәйрәменә барырга әзерләнә.
Нет комментариев