Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колбагыш китапханәсез калмасмы?

Теләче районының Колбагыш (Иске Карабаян) авылы халкын китапханәнең җылы булмавы борчуга салган.

Ягылмаган салкын бинада

Колбагышта яшәүче Мария Степанованың үз авыллары китапханәсендә Аналар көнен уздырулары турында редакциягә юллаган хәбәрен укыгач, күңелне каршылыклы хисләр биләп алды. Авыл кешеләренең бәйрәм оештыруларына шатланырга кирәк, диярсез. Шатланыр идең дә, салкын бинада кышкы өс киемнәреннән бәйрәм карап утыруны һәм, шулай ук, тамашачы каршында сәхнә киеменнән чыгыш ясауны күзаллау авыррак. Дөрес булса, аларның шул салкын бинадагы китапханәләрен дә ябып куйган булганнар, үзләре хәбәр итүенчә, район җитәкчеләренә чыккач кына, ачканнар. Авыл балалары түгәрәкләргә район үзәгенә барып йөрергә мәҗбүр икән. Башка авылларга кызыгып караучы колбагышлылар “клуб булса, башка авыллардагы кебек, без дэ СВОдагыларга оекбашлар да бәйләр идек, токмач та басар идек”, дип әйтеп торалар.

Әлегә саклап калганнар

Колбагыштагы шул ягылмый торган күптәнге кирпеч бинада фельдшер-акушерлык пункты да, китапханә дә урнашкан. Бүлмәләрне электр миче генә җылытып җиткерә алмый, шуңа бинаны заманча үзгәртеп ремонтларга кирәк. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен, фельдшерлары Гөлнар Хәлилова Олы Нырсыдан ук килә. Авылның югары белемле китапханәчесе Светлана Демидова хәзерге вакытта шул фельдшерның ярдәмчесе булу өчен укып йөри икән.

Режимы туры килмәгәч, китапханә эшеннән китәргә гариза язган булган. "Ул китсә, “Беләзек” ансамбленә репетиция ясарга да урын калмый, китапханә ябыла дип, Теләче район башлыгына приемга киттек. Кабул итү бүлмәсендәге cекретаре үтенечебезне игътибар белән тыңлады. Башлык урынбасарына кертте. Ул безне бик әйбәт кабул итте. “Бернинди дә ябу юк”, дип тынычландырды”, – дип сөйләде Мария Степанова шатланып.

“Беләзек”ле тормыш

Колбагышта “Беләзек” ансамбле оештырылганга – ике ел. Җитәкчесе – Светлана Демидова. Анда төрле яшьтәге кешеләр йөри: Мария Степанова, Мария Яковлева, Анастасия Демидова, Галина Демидова, Алла Демидова, Ивачева Елизавета, Зоя Григорьева һәм аның ире, гармунчы Алексей Григорьев.

Алар шул салкын китапханәдә репетицияләр уздырып, Субаштагы һәм үзләрендәге Тройсында, Тәмтедәге Казанскийда чыгыш ясыйлар.

Элгәреге җыруларны үз авылдашлары, күптән сиксәннең өске ягына чыккан Мария Демидова белән Нионелла Прокопьевадан яздыртып алалар. “Беләзек” шулардан откан Колбагыш көен, башка озын көйләрне дә башкара. Мария Степанова үзенең 1931 елгы әнисе Фекла Сафонованың “Ой, Биби”ен халык каршында җырлый.

“Беләзек”тәгеләрнең керәшен киемнәре дә әниләреннән үк калган. Күлмәкләренең киндердән тегелгәне дә, фабричныйлары да бар. Алъяпкычларының кайбер искеләрен Мария Степанова керәшен бизәкләре чигеп яңарткан. “Әниләрдән калганнарын гына түгел, Анастасия Демидова чиккән алъяпкычларны да бәйләп җырлыйбыз. Тамаксалар сакланып калмаган, башка да яулык бәйлибез. Балитәкләр тегелгән элекке сары алъяпкычларны да яңадан рәткә китердем. Әнидән калган ике балитәкле шакмаклы күлмәгем бар. Каенанамның да ике балитәкле күлмәге миндә. Бер бәйрәмне дә калдырмыйбыз, уздырабыз. Озакламый Яңа ел кичәсе җитә, аннан – Рождество”, – дип “Беләзек” ансамбленең яңалыклары турында сөйләде Мария.

Очар коштай талпынып

Теләче ягындагы Тәмтедә туып-үскән Мария Степанова (1961 елгы) гомеренең байтак еллары читтә үткән.

“Казанга чыгып киттем дә элемтә техникумында укыдым. Почта бүлегендә эшләү өчен Дербышкага җибәрделәр. Шундагы почтада оператор эшеннән башлап, җитәкче урынбасары, начальник булдым. Ирем Владимир Степанович Дербышкадан Биектауга йөреп, шофер булып эшләде. Аңа Биектауда җир биргәч, йорт салып, 2000 елда күчендек. 17 ел почтада эшләгәнлектән, анда да пенсия фонды карамагындагы пенсия тарату бүлегендә башта – кассир, соңыннан бүлек җитәкчесе булдым, – дип сөйләде Мария Андреевна.– Тәмтедә үз әниемнең дә, Володяларның да бер ел аерма белән өйләре янып коры күмергә калган иде. Әнием Казанга китеп шунда торып калды. Ә Володяның әти-әнисе шул 1985 елны Колбагышта өй сатып алдылар. Алардан соң, Володяның туганнары ул йортны безгә яздырды. Элек тә Казанский һәм Тройсында кайта идек. Бөтен кеше өй карый башлагач, без дә ремонтлап уңайлыклар тудырдык. Биектаудагы өебездә өйләнгән бәләкәй малаебыз Степан калды. Олысы Коляга да Биектауда йорт сатып алырга булыштык.

Колбагышта инде дүртенче кышларын чыгучы Мария һәм Владимир Степановлар шикелле, шәһәр һәм район үзәгендәге бар уңайлыкларга ия тормышны авыл җиренә алыштыручылар Татарстанда аз түгелдер. Халык бар уңайлыгы булган шәһәрдән аерылып, туган җиренә кайта башлаган икән, авылларда клубы да, китапханәсе дә гөрләп эшләп торса, тагын да яхшырак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев