Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көлеп яшик

Җырык авыз

Автобуста ике хатын сөйләшә. Берсе икенчесенә әйтә:

  – Бу масканы болай озак киясемне белсәм, акча әрәм итеп алтын алкалар алмаган булыр идем. 

– Синеке ярый әле ул, маскадан күренә. Ә мин тешләрне алыштырдым. Алары бөтенләй күренми хәзер.

* * *

Бер ир белән хатын автобуста кайталар.  Хатыны ирен сүгә:

– Оятсыз, җир бит. “Бер итәк”не дә яныңнан уздырмыйсың, нәсел үгезе! Барысына да җитешәсең...

Янәшәдә басып баручы хатын:

– Гафу итегез, сез аны орышасызмы, әллә реклама ясыйсызмы?

* * * 

Бер кыз телефоннан дустына сөйли:

 – Бер егет белән таныштым.

 – Ошадымы соң?

 – Юк, әллә нинди ул.

 – Ник алай дисең?

         –  Өйләнергә телим, ди.

  – Акчасы булса, чык!

  – Шарты каты шул: смартфонда “утыру”ны җене сөйми. Ә ансыз мин ничек яшим?!

    * * *

Командировкадагы ир вокзалга кайтып төшә. Каршы алучы юк. Өенә кайтып, ачкычы белән ишекне ачып керә. Хатыны – постельдә чит ир белән...  Тавыш-гауга чыга. Ир бер шешә аракы ала да, ишекне бәреп чыгып китә. Күршесенә керә.

–  Минем халаттан, минем тапочкалардан, минем хатын янында, – ди ир йодрык белән өстәл төеп. – Бер көн тормыйм, куам хатынны!

– Алай кызма әле, хатының гаепле дә түгелдер. Телеграмма бирергә идең, – ди күршесе чираттагы рюмканы авызына озатып.

– Телеграмма суктым, – ди ир кулын селтәп.

–  Может ул телеграммаңны алмагандыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев