Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хәзер оҗмахта яшибез”, дип Ходайга тау итә Мамадыш ягындагы Чия башы (Никифорово) түтиләре

Ходайның биргәненә шөкер итеп, йолаларны үтәп, чиркәүгә келәүләргә йөриләр, Олы көн, Питрау кебек бәйрәмнәрдә чын дөньяга күчкән якыннарын искә алып яшиләр Чия башы түтиләре

Быел үзара салым акчасына Чия башында – Карл Маркс урамы, ә Сәртектә Муса Җәлил урамы юлларын ремонтларга җыеналар. Никифоровода чиркәү ремонты дәвам иттереләчәк. Үзара салым буларак, халыктан барлыгы 209 мең 100 сум акча җыелган. Бу акчага дәүләттән тиешле субсидия (833 мең сум) өстәләчәк.

Җирлек башлыгы Сергей Степанов әйтүенчә, Чия башындагы фельдшер-акушерлык пункты белән мәктәп арасында киләчәктә ял паркы булачак. Ул тирәләрне агач-куаклардан чистартып тигезләп куйганнар инде. Җирлек депутаты Рәсүл Садриев инициативасы белән, ул паркта скандинавиячә йөрү өчен юл-тротуар ясау уйлары да юк түгел.

Мамадыш-Теләче юлының авыл халкы күптәннән көткән алты чакрым озынлыгындагы участогында ремонт башланган. Анысы 2023 елга тулысынча төгәлләнергә тиеш. Шулай ук, Ишки ягына да юлны рәтләячәкләр...

Чия башы авылы атамасы Шия елгасы исеменнән килеп чыккан булырга тиеш, диләр. Урман уртасыннан башланган елганың дөрес исеме дә Шыя икән әле. Авыл шунлыктан Шыя башы булган, ә тора-бара ул Чия башына әйләнгән. Боларны безгә тугызынчы дистәне ваклаучы Кәпчә Татые (фотода сулда) белән Шәмри Марҗые сөйләде. Алар әйткәнчә булуы да бик мөмкин.

“Тау инде Ходайга – бу көннәрне күргәнгә, – ди Татый түти. – Ул без күргән азаблар. Дүртенчедә укыганда әни үзенең иске күлмәгеннән беренче ыштанны тегеп кидерде. Хәзер оҗмахта яшибез, чыдый гына алмыйбыз”.

“Чыпчык кузгалагы, анис җапрагы, ирен җаргыч, әче кукы, җуа белән тамак туйдыра идек. Чишмәгә баргач, бәләкәй чакта, ипи дип каты кызыл балчык ашап кайта идек, – дип аңа кушылды Марҗый түти дә. – Иптәш кызлар курчак уйнап, өй түрендә калалар, ә мин эшкә, бәрән карарга китәм”.

Марҗый түтинең гомере фермада үткән. Сарык, бозау караган, сыер сауган. Ире белән биш бала үстергәннәр. Аларның икесе генә исән: Григорий Мамадышта яши, шофер булып эшли. Рая Түбән Камада тора. Кайтып, булышып йөриләр. Марҗый түти үзе дә эшсез утырмый: тавыклары янына, җәй чыгуга, күпләп үрдәкләр ала. “Тәтәнең анасы Елена укытучы булган, үзе Казанда укыган. Бик денле булган ул. Китаплары әле дә бар”, – дип сөйләде чиркәүдә җырлап йөрүче Марҗый түти.

Аның белән чиркәүдә җырлаучы Татый түти 35 ел умарталыкта эшләгән, хәзер дә 20 баш умарта тота. “Тәкәнеш районы иде әле ул чагында. Умартачы эшенә 15 көнлек курста өйрәнеп кайттым. Колхозның 300 баш умартасы бар иде. Җәш, җитез идем, тубал, махсус кашык күтәреп, агач башында җөрдем аерган күчне җыеп. Мәскәүгә, ВДНХга кадәр бардым, эшемне күрделәр – медальләр белән бүләкләндем”, – ди ул. Ә Кәпчә кушаматына килгәндә, аерым хуҗалык чакта җир бүлгәч, җырак бабасы: “И-и, җирнең яхшысы, кәпчәсе генә эләкте”, – дип сөенгән. Шул сүз үзенә кушамат булып тагылган да куйган...

Үз нәнәе Праскый һәм Анна түтие белән өчәүләшеп йорт җиткергән җирдән, өйне күтәреп, түбәсен япкач, кияүгә китә ул. Авылдашы Иван Казаковлар йортына унынчы кеше булып килә. Өйдә кысан булгач, аптырап, ире белән рус авылы Әптегә чыгып китәләр. Татый авылдан ун чакрым ераклыктагы урманда урнашкан умарталыкка йөреп эшли. Алтмыш икенче елның көзендә уллары Николай тугач, үз нәнәе янына кайталар. Шул кайтудан, гомергә нәнәе өендә яшәп калалар. Улларына ике яшь чакта Зоя исемле кызлары туа. Хәзерге вакытта Зоя гаиләсе белән Чаллыда яшәсә дә, Чия башында өй салдырган. Улы Коля да Чаллыда тора, гел кайтып, умарталарны карашып йөри. Татый түти белән карты Иван моңа кадәр өчәр баш бозау да асраганнар. “Хәзер күз туйды, манер бетте”, – ди Татый түти олы мал тотмаулары сәбәбен гади генә итеп аңлатып. Әле шулай да кош-кортсыз тормыйлар.

Йорт тирәсендәге көндәлек эш-мәшәкатьләр белән көн арты көн үткәне сизелми. Ә шулай да, Ходайның биргәненә шөкер итеп, йолаларны үтәп, чиркәүгә келәүләргә йөриләр, Олы көн, Питрау кебек бәйрәмнәрдә чын дөньяга күчкән якыннарын искә алып яшиләр Чия башы түтиләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы. Булдыралар безнен Чия башы эбилэре. Саулык, озын гомер бирсен ходай аларга