Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Художник Илья Максимов: "Керәшен темасы - язмышым бүләге"

Карендәшебез - Татарстан рәссамнары Берлеге члены. 6 август - Илья Максимовның гомер бәйрәме.

Илья Максимов Татарстанга этник темага карата ясаган картиналары белән кадерле. Аның эшендә керәшеннәрнең тарихы, күңеле һәм язмышы чагыла. Аларның һәркайсы, туган халкы җыры буларак, күңелнең иң яшерен кылларын тибрәтү мөмкинлегенә ия. Аның рәсем сәнгате үзгә хисле буларак та үзенә җәлеп итә. Шулай ук, аның Иске Алабуга, пейзажлары һәм натюрмортлары сурәтләнгән картиналар да, нәсел тамгалары буенча ясалган эшләре дә бар.

Рәссам Россиянең төрле шәһәрләрендә, хәтта, чит илләрдә дә группалар белән төрле күргәзмәләрдә катнаша. Рәссам берничә ел элек Казан Кремлендә һәм Халыклар дуслыгы йортында шәхси күргәзмәләрен дә оештырды. “Бер эшем – мәктәп директоры Иван Егоровның портреты. Күрше авыл кешесе иде ул, Бөек Ватан сугышы вакытында Волгоград янындагына яуда катнашкан. Шул картинаны Волгоград шәһәрендә оештырылган күргәзмәгә биргән идем, үзләренә бүләк итеп сорап алдылар. Ә менә “Җөригә, Питрауга” дигән картинам Ростов-на-Донуда булып кайтты”, - дип сөйли рәссам. 

 – Сәнгать кешеләре үзләренә иҗат итәргә тема эзли. Үзеңә дөрес юлны һәм теманы табу бер дә җиңел нәрсә түгел. Керәшен егете булгач, миңа керәшен темасы бик якын. Дустым, галим Геннадий Макаров белән, бервакыт сөйләшеп утырганда, миңа болай диде: “Илья, теманы язмыш сиңа үзе бүләк иткән бит. Син – керәшен: рәхәтләнеп иҗат ит”, - дип искә ала Илья Максимов.

“Якты бәйрәм - Пасха” дигән хезмәтен күптән түгел генә тәмамлаган икән. Ул картинаны Илья Николаевич аеруча җиңел һәм тиз иҗат итүе турында әйтте.

Илья Максимов чыгышы белән Теләче районының Тәмте авылы егете. Сигез классны тәмамлагач, Казан художество учелищесына укырга керә. “Уку йортын тәмамлагач, учелище директоры, мине үзенә чакырып, “Ике яхшы бүленеш бар – Уфа  яки Алабуга. Сайла”, - диде. Шулай итеп, мин якынрагына – Алагабугага киттем”, - дип искә алды рәссам.

Илья Николаевич бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының “Дизайн” бүлегендә студентларга белем бирә. Талантлы укучыларның барлыгын искәртә ул. Шулай да, керәшен темасына алынучыларның күренмәве турында дә әйтте.

Илья Максимов алга таба да халкыбыз темасын дәвам итүен әйтте. Казанда ачылган Керәшен мәдәнияте үзәгенә дә күргәзмәсен алып килергә исәбе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев