Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәл итәсе мәсьәләләр күп

Чыгышлары белән Зәй районыннан булган танылган керәшеннәр бергә җыелып, хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, киңәшләштеләр, үзләренең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр

Зәй керәшеннәре айлыгы барышында Казанның Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә “түгәрәк өстәл” уздырылды.

Анда Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, аның хатыны – педагогия фәннәре кандидаты, профессор Татьяна Григорьевна, Татарстанның халык артисты, Чаллы шәһәр советы депутаты, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов белән улы Владислав, фольклорчы галим Геннадий Макаров, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе җырчысы, филармониянең әдәби-музыкаль лекторие сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев, Казан шәһәре филармониясе артисты Светлана Минеева һәм башкалар катнашты. “Түгәрәк өстәл”не Зәй керәшен оешмасының беренче җитәкчесе булган Петр Минеев алып барды. Сөйләшү башында ул җирле театр (бу районда андый театр булган, аны Ринат Гәрәй җитәкләгән), авылларда чиркәүләр төзү, чиркәү-керәшен телендә иман укырдай священниклар әзерләү кебек Зәй ягы керәшеннәре өчен мөһим булган проблемаларны район җитәкчелегенә тәкъдим рәвешендә җиткерү кирәклегенә тукталды.

Бу мәсьәләләрнең Зәй генә түгел, ә бөтен керәшеннәр өчен дә уртак проблема икәне искәртелгәннән соң, профессор Татьяна Дунаева керәшеннәрнең XVI-XX гасырдагы тарихына тукталды. Аңа кадәрге дүрт йөз еллык чорның фәндә әле тикшерелмәгәнен әйтеп, “үзебезне, керәшен исеме белән, татар нациясе эчендәге субэтнос дип кабул итәм” дип басым ясап үтте.

Виталий Агапов та керәшеннәрнең килеп чыгышы мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде: “Ни өчен крещенный чувашлар керәшен булып китмәгән соң? Бу бит тел белән бәйле. Мәлки керәшеннәре бар, алар – чумылмаган керәшеннәр, мәҗүсилектән православиегә күчкәннәр”.

Аңа ялгап, Геннадий Макаров: “Керәшеннәр элек-электән ыруглыкны саклап яшәгәннәр. Татарлар белән аралашмаган, чөнки дин башка, руслар белән дә аралашмаган, чөнки тел башка. Керәшеннәрнең матур сыйфаты – борынгылыкны, көйләрне саклый белүдә. Бу байлык – иң зур мирас. Киләчәктә балалар милләтсез, телсез, динсез “население” генә булып калмасын өчен, аны яшьләргә җиткерергә кирәк”, дип үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Бу уңайдан, этник сәнгатьне үстерү кирәклеген, әдәби мирасны өйрәнү һәм узган гасырның утызынчы елларында балалар өчен “Көмеш язулы алтын кош” китабы чыккан шагыйрь, язучы Василий Багряшевский (Югары Баграж авылында туып-үскән Василий Тарасов) кебек олы шәхесләрне белү мөһимлеген әйтте.

Тел мәсьәләсенә килгәндә, “бездә – татар теле, үзара керәшенчә сөйләшәбез” дип әйтүче Виталий Агапов: “Татары да, керәшене дә, мишәре дә – тигез, беркем дә беркемнән дә өстен түгел. Телебез борынгы төрки теле икән, төбебез дә төрки, кайчандыр дин буенча аерылганбыз. Бүгенге көндә татар телле группада без бар икән, телсез беркая да бара алмыйбыз. Театр, җыр, гадәтләр, бәйрәмнәр белән бергә, авылларда дин мәсьәләсе дә  бар. Чиркәү җиткерү белән генә түгел, батюшкалар керәшен булырга, керәшенчә аңларга тиеш. Чиркәүгә килеп, ана телендә иман да тыңлый алмыйбыз, иман да әйтә алмыйбыз икән, ул чагында нәрсә була?! Сәвәләйдә керәшен приходы булырга тиеш”, – дип үзенең ныклы сүзен җиткерде.

Пандемия куркынычы ил хуҗалыгының барлык өлкәләрендә тоткарлык тудырган бер авыр вакытта Виталий Агаповның үз туган авылы Сәвәләйдә чиркәү төзелешен башлаганын һәм үзе артыннан барлык авылдашларын ияртеп, бу игелекле эшне ахырына кадәр җиткерә алганын бар халык белеп тора. Чоры өчен бу зур батырлыкка тиң. Шуңа да аның керәшен чиркәвендә керәшенчә келәү ителергә тиешлеге турындагы фикере халыкның үз тәкъдиме булып яңгырый. Бәлки, элек-электән керәшен ягы булып саналган Зәй районында моны беренче булып тормышка ашырырлар. Әлбәттә, бу проблеманы хәл итүдә керәшен җирле җәмгыятенең генә түгел, ә муниципаль район җитәкчелегенең дә аңлап эш итүе һәм ныклы ярдәме кирәк! Күмәклек тау күчерә, дигән сүз дә бар.

Бу урында әле сөйләшү башында ук Николай Дунаевның: “Безнең район – керәшеннәр иң күп яшәгән төбәк. Шулай да мамадышлылар оешканрак. Безгә, зәйлеләргә, мамадышлылардан калышырга ярамый”, – дип әйткәнен дә искәртик. Чиркәүләргә килгәндә, Петр Минеев, заманында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуда да бу мәсьәләнең кузгатылганын, аның тарафыннан вакыты да, мөмкинлеге дә булганда, нигә сезнең керәшен хәрәкәте аны күтәрмәде соң дигән фикер яңгыраганын искә төшереп китте. “Бәлки шулкадәр зур чиркәүләр кирәк түгелдер. Кечкенә булса да, авылларда келәү йортлары тотарга һәм аларда служба алып барырдай кешене эзләргә кирәк. Хәзерге вакытта Зәй районында 5-6 кеше укып йөри”, – дип сөйләде.

Ундүрт яшендә генә үз ана телендә сөйләшә башлаган артист Владимир Васильевның сүзләре дә игътибарга лаеклы. “Биредә зур проблемалар күтәрелде, бүген генә җавап табып булмый. Аларны яшьләр алдында да күтәрик, алар да ишетсеннәр, белсеннәр. Мондый җыелышуларны яшьләр катнашында уздырырга кирәк”, – дип  әйтте ул. Үз нәселләре турында китап язган Владимирның нинди чыганакларны өйрәнүе, кайдагы архивларга мөрәҗәгать итүе белән дә кызыксындылар. Һәм үзенең нәсел агачын барлаудагы тәҗрибәсен яшьләргә җиткерүен сорап, керәшеннәр тарихын күзаллауда һәр нәсел тарихының әһәмиятле икәнен ассызыкладылар. Мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне бу эшкә тарту турында да сүз булды.

Җыр сөючеләргә Ясмин псевдонимы белән билгеле Светлана Минееваның үз ана телен белмәвенең сәбәпләре турында ачыктан-ачык сөйләве бүгенге көн яшьләренең күпчелегенә хас булган әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзләргә этәрер, мөгаен.

Җәкәү йортында ике сәгатьтән артык дәвам иткән “түгәрәк өстәл”дә, әнә шул рәвешле, халык өчен зур әһәмияткә ия проблемалар күтәрелде, аларны чишү юлларына тукталынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев