Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

12 июнь көнне “Халыклар дуслыгы парады”нда керәшеннәр дә катнаша

Парад 12 июньдә М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында 11.00 сәгатьтә башлана

12 июньдә - Россия көнендә -  Казанда “Халыклар дуслыгы парады” була. Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында уза. Әлеге чара Россия көнендә барлык эре шәһәрләрдә узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Парад беренче тапкыр М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында 2017 елда узды. Милләтләр эше буенча федераль агентлык акциянең Федераль координаторы булып тора.

Халыклар дуслыгы парадында яшьләр оешмалары, милли-мәдәни автономияләр, гражданлык җәмгыяте институтлары, студентлар берләшмәләре активлары, чакырылган шәһәр халкы катнаша.

Бәйрәмдә махсус мәйданнарда традицион халык уеннары, милли стильдә караоке-батл ярышлары, осталык дәресләре һәм башка чаралар оештырыла. 
Биредә Татарстанда тупланган күптөрле милләт халкы яшьләре сурәтләнгән “Многоликий Татарстан” фотокүргәзмәсе белән танышып булачак.

Россия көненә багышланган концерт программасы булачак. Анда танылган Казан яшьләре төркеме – “Прогульщики” чыгыш ясаячак.

  • Бәйрәмне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы оештыра.

Халыклар дуслыгы парады 12 июньдә 11.00 сәгатьтә башлана. Ул М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында уза. 

ИА "Татар-Информ"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев