Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык санын алу кампаниясе башланды

15 октябрьдә Россиядә, шул исәптән Татарстан республикасында да халыкның санын исәпкә алу кампаниясе башлана. Ул 18 ноябрьдә тәмамланачак

Бу юлы җанисәп алу кампаниясенә яңалык кертелә: сан алучы килгәнен көтеп, өйдә утырмасаң да була – үзеңә һәм гаиләңә кагылышлы мәгълүматны “Госуслуга” порталына кереп тә калдырырга яки МФЦ аша тапшырырга да була.

 

Истә тотыгыз: “Госуслуга” порталында халык санын алу 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр генә дәвам итәчәк!

Җанисәп алу барышында сез 33 сорауга җавап бирәчәксез.
Ул сораулар өч бланкта була. 


“Л” формалы бланк – Россиядә даими яшәүчеләр өчен. Андагы сорауларның 23е социаль-демографиягә кагылышлы: кешенең җенесе (ир-атмы, хатын-кызмы), яше, гражданлык, туу урыны, милләте, белеме, балалар саны, тормыш итү чыганагы.
“П” формалы бланктагы 10 сорау халыкның торак шартларына кагылышлы булачак: яши торган бинаның нинди типта булуы, йортның кайсы елда төзелгәне, квартирның (яки йортның) гомуми мәйданы, бүлмәләр саны, бинада төзекләндерүнең нинди төрләре башкарылганы һәм башкалар.
“В” формалы бланк  Россиядә вакытлыча яшәүчеләр өчен булып, 7 сорауны үз эченә ала: даими яши торган иле, Россиягә килү максаты һәм башкалар. 

Кемнәрдер ниндидер сәбәпләр белән, сан алучыларны үзләренә кертергә теләмәсә, югарыда әйтеп үткәнчә, үзләре турындагы тиешле мәгълүматны администрация биналарында, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, күп функцияле үзәкләрдә урнашкан махсус сан алу участокларында (барлыгы 1 мең 185 участок) яки дәүләт хезмәте порталларында бирергә була. Әгәр дә сан алучы өегезгә килгәндә сез инде онлайн-форматта (“Госуслуга” порталы аша) үзегез турында мәгълүмат биреп өлгергән булсагыз, шул “Госуслуга” порталындагы “личный кабинет”ыгызга килгән QR-кодны күрсәтү дә җитә.

Җанисәп алуның 15 октябрьдән 18 ноябрьгә кадәр дәвам итүен истә калдырыгыз һәм, шулай ук, чын сан алучыларны теләсә кем белән бутамас өчен, түбәндәгеләргә игътибар итегез. Сан алучының киемендә махсус билгеләр була: “сан алу”  символикалы шарф, жилет, сумка, махсус программалы планшет һәм фонарь. Сан алучы таныклыгы (удостоверение)  бары тик үз паспортын күрсәткән очракта гына документ була ала!

Җанисәп вакытында кеше берьюлы берничә милләтне һәм телне күрсәтә ала. “Милләтеңне шулай күрсәт, болай яз” дип, беркем дә беркемгә дә киңәш бирмәячәк, һәркем үз намусы кушканча язачак.

Әгәр дә сан алуга кагылышлы сорауларыгыз булса, 221-78-78 номеры белән телефон аша “кайнар линия”гә хәзердән үк шалтырата аласыз.

Җанисәпнең якынча нәтиҗәләре шушы елның декабренә әзер булачак, ә 2022 елның декабрендә тулысынча йомгак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев