Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КФУ доценты: Татарстанга җәй бер атнага иртәрәк килергә мөмкин

Июнь һәм август климат нормасы чикләрендә, ә менә җәйнең икенче ае салкынрак, нормадан бераз түбәнрәк булачак

Метеорологик җәй Татарстанга бер атнага иртәрәк — майның егермеләре тирәсендә килергә мөмкин. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул турыда сөйләде.

«Без моны якынча бер атнага, декадага бәялибез. Температура климат нормасыннан якынча бер градуска югарырак булыр дип көтелә», — дип сөйләде эксперт.

Озак вакытка исәпләнгән фараз нигезендә, июнь һәм август климат нормасы чикләрендә, ә менә җәйнең икенче ае салкынрак, нормадан бераз түбәнрәк булачак.

«Әмма бу ай климатик нормадан калышачак дигән сүз түгел, бу уртача күрсәткеч. Бу җәйдә стандарт җәйге һава торышы да, эссе көннәр дә булачак», — дип сөйләде Әүхәдиев.

Доцент сүзләренчә, һава торышы формалашканда төп рольне циркуляция башкара. Әүхәдиев шулай ук кызыклы тенденцияне билгеләп үтте - көньякта температура күрсәткечләре төньяктагыга караганда түбәнрәк. Моның сәбәбе - көчле антициклон. Ул көньякка салкын, төньякка чагыштырмача җылы һава массаларын китерә, дип хәбәр итә Казан федераль университетының мәгълүмат үзәге.

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев