Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кешеләрдә дә очар кош язмышлары

Чыгышы белән Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән булган Любовь Гордей 35 ел инде Белоруссиядә гомер кичерә.

Казанга бер кайтуында Любовь Николаевна, үзенең урсанасы Римма Иванова белән бергәләп, безнең «Туганайлар» редакциясендә дә кунак булды. Гомерлек бәхетен тапкан ерак Белоруссия, андагы тормыш, халкы һәм үз бәйрәмнәре турында сөйләде. Сүз уртасында өзелеп калган әңгәмәбезне шактый вакыттан соң һәм инде ватсап аша дәвам иттек.

Юллама буенча
Керәшен Сәрдәсендә туса да, Любаның үсмерлек еллары Балык Бистәсендә үтә. Әтисе Николай Сергеевич Башировны, партия линиясе буенча, Балык Бистәсенә эшкә билгеләгәч, гаиләсе дә шунда күченә. Хатыны, Әлбәдән кызы Евдокия Петровна иренең җаваплы вазифа башкарганын аңлап, аңа таяныч була, балаларында да югары белем алырга омтылыш тәрбияли. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кызлары Люба Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетында кызыл дипломга укып чыгып, юллама буенча, 1989 елны Белоруссиягә китә. Могилев өлкәсенең Горки шәһәрендә урнашкан авыл хуҗалыгы академиясенең биотехнология кафедрасында фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. Үсемлекләрне төрле чиргә каршы торырлык чыдам итеп үстерү алымнарын өйрәнә алар. Казан университетыннан бергә килгән һәм бер тулай торакта яшәүче 12 яшь белгечнең туган якны сагынып утырырлык аралары булмый. Яңа җирләргә, яңалыкка ашкынган яшьлек үзе дә әле андый хисләрне белми, тиз арада яңа дуслар табыла, яңа мавыгулар барлыкка килә. 

Белорус туенда — чәкчәк
Любалар белән аспирантурада укучы бер дуслары туйга чакыргач, «ара ерак, өчәр поездга утырып барырга кирәк» дип авырсынып тормыйлар, җыеналар да, Брест өлкәсендәге Ганцевичи шәһәренә китәләр. Шул туйда Люба үзенең гомерлек парын — белорус егете Валерийны очрата. Студент егет тә шул ук академиянең гидромелиорация факультетында укый икән. Ике арадагы хисләр мәхәббәткә әйләнә һәм 1993 елның августында инде Любовь белән Валерий Гордейның үз туйлары була.

Люба ягыннан туйга Татарстаннан сигез кеше килә. Үзебезнең яктагы гадәт буенча, каз йоныннан ясалган пар мендәр, какланган пар каз һәм ике зур подноска биек итеп өелгән чәкчәк күтәреп! Анысын урсанасы Римма Петровна үзе әзерләгән. Кабарып торган җип-җиңел мендәрләрне күреп, белорус кияү аптырап кала: «Бездә мендәрләр бар иде бит». Моны ишетеп, яшь килен Любаның әнисе: «Йоласы шулай», — дип елмая. Туйда утыручылар арасында әле Татарстан чәкчәген дә, керәшеннәрне һәм аларның җыру әйткәннәрен дә күргән, ишеткән кеше булмый. Кыскасы, шәһәр тибындагы район үзәге Ганцевичиның «Венеция» кафесына туйга җыелган 150 кеше гаҗәпләнә дә, соклана да... Белоруссиядәге гадәт буенча, туй ике көн — кафеда, ә соңгы өченче көнендә егетнең әти-әнисе йорты ишегалдында корылган зур чатырда үтә.

Бәйрәм табынына
Туйга килгән кунаклар яшь киленнең җырак җиңгәсе Раиса Борисовна пешергән котлетлардан, ә урсанасы Римма Петровнаның «Невеста» тортыннан авыз итеп кенә калмаганнар, үзләре дә өйрәнеп, хәзер барысы да шуны пешерә, ди. «Белоруссиядә ит тә ит, ә пирог пешермиләр. Маманың дусты, Балык Бистәсендәге күршесе Флера Газизовна белорусларның үз ризыгы булган «драники»ны ярата иде. Итле «колдун»нары да тәмле», — дип сөйләде Люба. 

Ул үзе өйдәгеләренә өчпочмак пешерергә ярата. Зур итеп итле бәлеш ясый. Әнисе биргән касәләргә салып, бәлеш янына ит шулпасы да куя. 
Үткән ел азагында авырып киткәч, өйгә хәлен белешергә килгән укытучыларны Люба үзе пешергән кыстыбый белән сыйлаган. Хезмәттәшләре тотканнар да, Яңа ел табынына «фирменный» ризык итеп, шул кыстыбыйны пешергәннәр. Берсе әле эчлектәге бәрәңгегә ит тә кушкан... 

Белоруссиядәге тагын бер гадәтне дә әйтеп алды Люба, суыткычның туңдыргыч өлешендә бездәге шикелле ит түгел, ә кызыл, сары, кара фасоль һәм башка төр яшелчә саклыйлар икән. 

Әйбер төяп
Туй турында сөйли идек бит, ил хуҗалыгы җимерелә башлаган ул еллар Татарстанда әйбер кытлыгы, су буе чиратлары белән истә калды. Шуңа да Белоруссиягә туйга килүчеләргә биредәге муллык сәер тоела.

Любаның туганнары кибеттән өч литрлы банка белән каймак алып кайткач, аның куелыгын күреп, «карагыз, сметанада аш калагы басып тора» дип, гаҗәпләнәләр. Трикотаж кием, йорт кирәк-ярагы сатып алалар. 

Ул елларда Бресттагы төнге базарда сәүдәнең туктап тормавын, алыпсатарларның Россиядән килеп, «оптовый» бәягә товар төяп алып китүләрен дә искә төшереп алды Люба. 

Яңа йортта
Валераның әти-әнисе Татарстан кызы Любаны үз итеп каршы алалар. Өйләнешкәч, Люба бер генә ел укып кала, аспирантура ябыла да, яшьләр Ганцевичига кайтып урнашалар. Инженер-гидротехник белегечлегенә ия ире хәрбиләштерелгән коткару частенда эшли.

Иренең ата-анасы, үз балалары арасыннан кайсысы беренче гаилә корса, шуңа булыр дип, өч катлы йорт җиткезеп куйган булалар. Любалар шул йортта яши башлый. Яңа йортның аш-су ягы җиһазланган була, туй бүләге — ул елларда модада булган «стенка» да түргә көйләп куела. Идәнгә дә туйга салынган келәмнәрне җәяләр. Декрет акчасына «угловой» диван алып куялар. Акрынлап, тормыш итәргә өйрәнәләр. Ире белорус булса да, өйдә рус телендә сөйләшәләр, православие динен тоталар. Өйнең түр почмагында Могҗизалар кылучы Николай тәресе тора. Каенанасы Мария исән чакта анда бәрмәнчек тә куя торган булган. Качману суы алу йоласы да бар икән...

Үз хуҗалыкларында сыер, дуңгыз, башка мал тоталар. Балалары укыгач, терлек асрарга да, күп эшләргә дә туры килә. Үскән чакта балалары безнең телдәге кайбер сүзләрне белсәләр, аңласалар да, хәзер инде рус телендә генә сөйләшәләр икән. Үзләре янында яшәүче уллары Роман да, әтисе Валерий шикелле, инженер-төзүче. Абыйсыннан алты яшькә кече Виктория (2001 елгы) яшәү өчен Минск шәһәрен сайлаган, ул — Белоруссия дәүләт технология университетының принттехнология һәм медиакоммуникация факультеты студенты. Әти-әнисе аңа йорт төзергә җыена. Моны ишеткәч, күпмегә төшәчәге белән кызыксындым. Минск белән Казанда квартир һәм йорт бәяләре бер тирәдә, ди. Йорт төзелешенә өлешчә кушылган очракта да, ике ел көтәргә туры киләчәк.

Патриотлык хисе
«Ковидка кадәр бездә «Әлбәдән уеннары» күрсәтелде. Телевизорда Брест крепосте герое майор Гаврилов турында тапшыру барса, «Сморти, Альвидинские игры», — дип, ирем тизрәк чакырып китерә иде», — дип әйтеп алды үзләренең Питрәч ягын Белоруссиядә дә белүләре һәм керәшен Герое Петр Гавриловны онытмаулары өчен горурлыгы тавышына ук чыккан Люба.

Күрәсең, элек безнең илгә хас булган патриотик тәрбияне Белоруссиядә беркайчан да онытып тормаганнар, шул исәптән, чын тарихны да! 

Әле дөньяда ковид куркынычы таралганга кадәр, Франциядән килеп, Наполеон сугышы барышындагы Бородино бәрелеше реконструкциясен дә күрсәткән булганнар. Анысы Ганцевичидан 135 чакрым ераклыкта уздырылса да, Гордейлар да гаиләләре белән барып караганнар. 

Мәктәп елларында ук балаларга үз туган якларын ярату, аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләнә. Любовь Николаевна бер уку елы дәвамында үз укучыларын тарихи биш урынга экскурсиягә алып барырга тиешлекләрен дә әйтте. 

Үзләренекен алалар
Ризыкны ире ташыганлыктан, Люба кибеткә йөрергә яратмыйм, ди. «Валераның туган көне булгач, магазинга бардым да, тортларның кайсын сайларга белмәгәч, матур тартмалысын алып кайттым, — дип әйтүче Любаның, андагы товар, бәяләр турында сорашуыбызга да җавабы әзер. — «Монда да „Светофор“ бар, без анда йөрмибез. Белоруссиянең „Забава“ кукуруз таякчыклары, совет чорындагы шикелле, авызда эреп тора. Колбасаның да аерым эшмәкәрләрдә — 25-30, ә зур кибетләрдә 200гә якын төре сатыла. Тәмен белү өчен кабып карарга да бирәләр. Казанга җыенсак, племянниклар да шоколад түгел, колбаса алып кайтырга кушалар, күчтәнәчкә күп итеп колбаса алабыз». 

Ганцевичида барлыгы 14 мең кеше яши. Үз икмәк заводлары бар. Италиядә ясалган линияләр көйләнгәнлектән, пешерелә торган ризык составына нәрсәдер җитмәсә, шунда ук туктап кала. Икмәк, камыр ризыгы, сөт продуктлары, колбаса да тәмле, югары сыйфатлы. 

Ашъяулык, урын-җир әйберенең җитен тукымадан булганына өстенлек бирәләр. Кием-салым да үзләрендә тегелә. Үзләрендә дә, Гомельдә дә тегү фабрикалары эшли. Кибеттән Белоруссия товарын, ашамлыгын алабыз. 

Мәктәптә
2004 елдан башлап, Белоруссия мәктәпләрендә укучылар белемен бәяләүдә 10 баллы система кулланыла. Мәктәптә төрле түгәрәкләр, факультативлар эшли. Бөтендөнья һәм, шулай ук, Белоруссия тарихын өйрәнәләр. Өченче ел инде үзәкләштерелгән имтихан бирү тәртибе өстенлек итә, ягъни мәктәпнең чыгарылыш классы укучылары өчен дәүләт имтиханнары белән вузга керү имтиханнары берләштерелгән. Мәктәптә тиешле ике имтиханны тапшыралар, кайсы да булса уку йортына керергә теләүчеләр тагын имтихан бирә...

Ганцевичида мәктәптә белорус, рус, әрмән һәм башка милләт балалары белем алганлыктан, уку рус телендә алып барыла, ә авылларда — белорус һәм рус телләрендә. Бер класста 25-30 бала белем ала. Люба үзе биология укыта торган 3нче мәктәптә балалар рус, белорус телләре белән бергә, инглиз телен дә өйрәнәләр. Югары категориягә ия педагог Любовь Гордей ун елдан артык инде район биология укытучылары методик берләшмәсен җитәкли. Брест өлкәсе биология укытучыларының иҗат төркеме члены да ул. 

Бәйрәмнәре
Белоруссиядә иске яңа ел төнендә, ягъни 13 январьдан 14енә каршы төндә олыларның да, балаларның да төрлечә киенеп, йортларга кереп, кунак булып йөрү гадәте бар. 

Питрау исә бездәге шикелле бәйрәм түгел, анда бары тик ул көнне эшләргә ярамый дип кенә әйтәләр.

Ике елга бер мәртәбә, июнь аеның беренче якшәмбесендә Ганцевичидагы мәйданда милли культуралар фестивале уздырыла. Күкәй салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, күз йомып бүләк кисү, аркан тарту кебек төрле уеннар оештырыла.

3 июль — Белоруссиянең бәйсезлеге көне (1944 елның 3 июлендә совет гаскәрләре Минск шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итә). Бу көнне халык ял итә, барысы да урамга күңел ачарга чыга. Белоруссиядә әле флаг һәм герб көне дә бар. 

Ә уңыш бәйрәме булган Дожинки берничә көн дәвам итә икән. 2023 елны Дожинки бәйрәме, Брест өлкәсе авыл хезмәтчәннәренең ярминкә-фестивале буларак, Ганцевичида оештырылган. 

Ганцевичидагы халык кинога, театр һәм музейларга Минскига йөрергә ярата. «Андагы кинотеатрда утыргычлар да уңайлы, стакан куяр өчен урыны да бар. Ә беренче рәттәге урыннар ятып карый торган итеп көйләнгән», — дип сөйләде Люба.

Быел Брест шәһәре Белоруссиянең яшьләр башкаласы дип игълан ителгән. Белоруссиядә 2024 ел сыйфат елы буларак үтәчәк.

Мәктәптә укытудан тыш, Любовь Гордей әле «Карагод» милли культуралар коллективына йөри. «Карагод»та башкорт, казак һәм монголлар да бар. Люба өчен керәшен милли киеме дә теккәннәр. Алар Гроднода уздырыла торган фестивальдә дә катнашалар. 

Язмышын Белорус егете Валерий Леонидович белән гомерлеккә бәйләгән Люба туган якка юлны онытмый. Университетта бергә укыган төркемдәшләр очрашуына да ике елга бер мәртәбә кайта. Питрау бәйрәменә туры килгән соңгы кайтуында Әлбәдәндәге зиратка да барганнар. 

«Төркиягә дә, Гарәп Әмирлекләренә дә түгел, ә Россиягә йөрергә яратам», — дип әйтүче ерак Белоруссиядәге карендәшебез Любаның гомер юллары үз туган ягы юллары белән гел янәшә барсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев