Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр - Татарстанның "мәдәният бизәкләре"

Татарстанлылар Республика көнен бәйрәм итә

Әлеге минутларда  "Казан" гаилә Үзәге янындагы мәйданда lV "Мәдәният бизәкләре" республикакүләм этнофестивале уза. Чарада Татарстан Халыклары Ассамблеяләре һәм Халыклар дуслыгы йортларының 280 ләп милли-мәдәни берләшмә вәкилләре катнаша. Керәшеннәр дә әлеге күркәм фестивальнең бер матур бизәге. Чарада Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова, активисткалар Алёна Харитонова һәм Татьяна Ефремова, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле һәм "Айбагыр" халык ансамбле катнаша. 

Бәйрәм сәхнәсеннән кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов котлады. Президент үзенең чыгышында, Татарстанны күпмилләтле көчле Республика, дип атады. 

Башкалабыз бүген көне буе рәхәтләнеп бәйрәм итәчәк. Концертлар һәм күңел ачу программалары каралган. Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле һәм "Айбагыр" фольклор коллективы кунакларны халкыбыз культурасы белән таныштырачак, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәте җитәкчесе Алиса Спиридонова "Мәдәният бизәкләре" фестиваленең яшьләр мәйданчыгын алып барачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

"Мозаика культур" в Татарстане!

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)