Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивалендә катнашты – фото

Бүген, 8 февраль көнне, Мамадышта "Sunnyfest – 2020" – креатив чаналар фестивале узды. Ике керәшен командасы җиңү яулады.

Чарада 25 чит илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән килгән кунаклар катнаша, дип искәртте Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов.

Бәйрәмдә кулдан ясалган чаналар бәйгесе, шулай ук, таудан иң тиз һәм ерак арага шуу буенча да конкурс булды. Чарада 40лап команда катнашкан. Алар арасында керәшеннәр дә бар.
Мамадыш районы Юкәче авылыннан карендәшләребез "Баба-Яга жорты" чанасы, Мамадыштан "Урагай" ансамбле "Туй тарантасы", Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан "Веселая компания", "Ока" чаналары бик креатив һәм тиз шудылар.

Казаклар Чаллысы командасы "Как по маслу" номинациясендә – беренче, Юкәче авылыннан креатив чана командасы "Где это видано" номинациясендә икенче урын алдылар. "Урагай" командасы катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Фестивальнең Гран-прие – Түбән Кама белән Мамадышта.

Мамадышта инде ул дүртенче тапкыр уздырыла һәм күркәм гадәткә әверелде. Быел фестивальдә катнашучылар сыра шешәсе, узыш автомобиле рәвешендәге һәм башка бик күп чаналар ясаган. Шулай ук ТАССРның – 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да үзенчәлекле дизайнлы чаналар эшләгәннәр.

Милена Новикова фотолары

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев