Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр күп, "Туганайлар" бер генә!

"Туганайлар" редакциясенең баш редакторы Юлия Губина карендәшләргә мөрәҗәгате

Кадерле газета укучыларыбыз!

Исегездәме, бу елны зур дулкынлану белән башлаган идем. Күңел курка, кул эшли, дип юкка гына әйтмиләр икән. Тулы бер ел узып та киткән. Шушы дәвердә барыгызның да күңел җылысын тойдым.

Без редакциядә, “ике атнадан ике атнага яшибез”, дип сөйләшәбез. Ике атна дәвамында планёркалар, язма геройлары белән очрашулар уздырабыз, командировкаларга чыгабыз, күргән-белгәннәребезне кәгазь битенә күчерә барабыз. Аннан мәкаләләрне компьютер программасында газета битләренә салу башлана, кат-кат укыйбыз, ялгышларын чүплибез. Газетаны әзерләп бетереп, басмага җибәрүне авыр капчык күтәреп, тауга менеп җитү белән дә тиңләргә буладыр. Ә иртәгесен тагын яңа санга әзерлек башлана... Бу хисләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый.

2019 елда “Туганайлар”ны иң күп алдыручы төбәкләр – Мамадыш, Яр Чаллы һәм Зәй. Кайбыч, Питрәч, Кукмара, Менделеевск районнарында да керәшеннәр шактый күп яши. Бу районнарга командировкаларга барып торабыз, газета битләрендә һәрдаим мәкаләләр басыла. Ләкин ул төбәкләрдә “Туганайлар”ны алдыручылар әлегә азрак...

Шулай ук, “Туганайлар”ның электрон сайтын (tuganaylar.ru) алып баруга һәм үстерүгә дә зур игътибар бирәбез. Керәшеннәр турындагы материалларны бергә туплау һәм аларны халыкка җиткерү теләге белән, быел без сайтыбызда өч яңа блог ачып җибәрдек. Болар – “Геннадий Макаров”, “Керәшен бизәге” “Керәшеннәр турында фән” дигән блоглар. Шулай ук, авыллар тарихы буенча да сайтта махсус бүлек эшли.

Шушы елга нәтиҗә ясап, сайтка көн саен уртача 480 кеше керүен һәм аларның анда урнаштырылган язмаларны, якынча, 1200 мәртәбә карауларын билгеләп үтәргә кирәк. Вконтакте, Фейсбук, Одноклассники, Инстаграм, Ютуб социаль челтәрләрендәге төркемнәребездә 9200дән артык подписчигыбыз бар. Бу саннар, карендәшләр, тагын да артсын иде. Керәшеннәр күп бит ул! Ә “Туганайлар” – берәү генә. “Туганайлар” битләрендә, группаларында берләшик! 8 917 250 97 95 номеры белән “Ватсап” аша хәбәрләшеп торыйк, 8 (843) 222 09 84 (өстәмә 1551) номерына шалтыратыгыз.

Быел “Туганайлар”да шатлыклы вакыйгалар да шактый булды. Безнең газета “Многоликая Россия” илкүләм журналистлар конкурсында икенче урын яулады. “ТАТМЕДИА” АҖе җитәкчелеге дә, шушы елның  II кварталы нәтиҗәләре буенча, редакциянең эшен уңай бәяләде.  

“Туганайлар” – керәшеннәрне керәшенчә яшәтә торган бердәнбер басма. Газетаның һәрбер санында халкыбызның мәдәнияте, дине, танылган шәхесләре һәм тарихы турында мәкаләләр язабыз. Көнкүрешкә кагылышлы язмалардан да үзегезгә кирәке мәгълүматлар таба аласыз.

Ел буе безнең белән бергә булган барлык газета укучыларыбызга рәхмәт әйтәм. Бәлки, киләсе 2020 елда кайберләрегез белән бүтән очрашмабыз да... Бәлки, арагызда, төрле мәшәкатьләр аркасында “Туганайлар”га язылырга җитешә алмыйча калучыларыгыз да бардыр. Туганайлар”сыз ямансу булса, борчылмагыз, газетабызга ел дәвамында барлык почта бүлекләрендә, Интернетта “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре” һәм “Россия почтасы” порталларында да язылырга мөмкин. Карендәшләрем, “Туганайлар” бары тик сез – язылучылары булганда гына яши. Подписчиклары булмаса, басылудан туктаячак. Бергә яшик!

Яңа елда барлык хыялларыгызның тормышка ашуын теләп һәм яратып,

баш редактор Юлия ГУБИНА

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев