Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр – данлыклы имчеләр

Кайбер якларда керәшеннәрдән курыкканнар. Имеш, алар сихер белән мавыга. Бу сүзләргә ачыклык кертү өчен этнограф, ветеран журналист Валентина Максимова белән элемтәгә кердек.

“Сихер ул – колдовство. Аны бар халык та ясаган. Ә керәшеннәр элек-электән имчеләр, яки русчалап әйткәндә, знахарь булганнар. Керәшеннәр, мәҗүси булганлыктан, көчне, сәламәтлекне, дәртне табигатьтән алган. Төрле үләннәр белән мавыкканнар. Нинди генә авыру килеп чыкса да, аны табигать байлыклары белән дәвалый белгәннәр. Андый кешеләрне хәзерге авыл фельдшерларына тиңләргә була.

Керәшеннәр арасында яхшы имләүчеләр (өшкерүчеләр) дә күп булган. Мәсәлән, күзгә “арпа” чыкканда, “дуңгыз яңагы” белән авырганда имләү файда китергән. Имләгәндә аның үз махсус сүзләре, хәрәкәтләре булган. Мондый вакытта имчеләр чын арпа орлыгы яки дуңгыз яңагы тотып та имләгәннәр”, - дип аңлатты Валентина Максимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев