Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре Субаш авылында су чумылды - фото

Бүген Теләче районы Субаш авылында Качману бәйрәмен зурлап уздырдылар

Иртәнге якта Изге Троица чиркәвендә бәйрәм келәве узды. Аны керәшеннәр духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий Сизов алып барды. Священник суларны да аруландырды. Аннан соң халык су чумылырга дип, махсус алдан ясалган бәкегә төште. 
Чарага субашлылар ныклап әзерләнгән, бар кирәк-яракларны алдан кайгыртып куйганнар. Су чумылучыларга бар уңайлыклар да булдырылган. Оештыручылар су керүчеләргә истәлекле бүләкләр – сөлгеләр дә тапшырды.
Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары да Субашта Качмануны билгеләп үтте. 
- Без, яшьләр, ел да мондый чараларга бергәләп барырга тырышабыз, Субашка  да унлап кеше килдек. Кунакчыл авыл халкына, оештыручыларга, безне каршы алучы Вера һәм Пётр Яковлевларга зур рәхмәт, - дип сөйләде «Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Светлана Фадеева. 
Светлананың Качмануда дүртенче тапкыр чумылуы икән. «Купельгә караганда ачык суда – бәкедә чумылу күбрәк ошый миңа. Салкын суда чумылганда туңмадым, киресенчә, җылындым, үземдә яңа энергия тойдым», - дип сөйләде Светлана. 
Чарадан фоторепортаж карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X