Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре слётта катнашты

Петровский посёлогындагы “Регина” гостиницасында ТАССРның 100еллыгына багышланган яшьләр һәм яшүсмерләр клубларының яшәү җирлеге активы республика слёты узды

Мамадышының “Мечта” яшьләр һәм яшүсмерләр клубы активистлары яңа гына Казан шәһәрендә оештырылган зур чарадан кайтты. ТАССРның 100еллыгына багышланган яшьләр һәм яшүсмерләр клубларының яшәү җирлеге активы республика слёты иде ул. Слётка быел “Создездие-Йолдызлык” республика эстрада сәнгате фестивалендә гран-прига лаек булган Тәнзилә Әхмәдуллина җитәкчелегендәге “Каприз” хореграфия коллективының биюче кызлары тәкъдим ителде.

Слёт кызыклы бәйгеләргә бай булды. Визитка күрсәткәндә, яраткан клубыбыз эшчәнлеген, районыбыздагы халыклар дуслыгын яктырткан төрледән-төрле чараларда районыбызда яшәүче рус, татар һәм башка халыклар белән бергә керәшеннәр турында да сөйләдек, аларның җыр-бию үрнәкләрен күрсәттек. Аделия Гусамова, Алина Давыдова, Кристина Степанова (икесе - керәшен кызы) куелган максатларга җаваплы карап, өйрәткәнне игътибар белән тыңлап, уңышлы чыгыш ясадылар. Кызларга алдагы тормышларында да зур уңышлар юлдаш булсын.

P.S. Казанның Петровский посёлогындагы “Регина” гостиницасында барган әлеге слёт минем Керәшен яшьләре форумында катнашкан күңелле вакытларны искә төшерде. Бу чара да тәрбияләнүчеләремнең хәтерендә озак сакланыр дип уйлыйм.

Галина Константинова,
Мамадыш районы яшьләр һәм спорт бүлегенең
яшьләр белән эшләү белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев