Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен театры булырмы?

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Бәрмәнчек” ансамбленең “Гөргөри кияүләре+” театральләштерелгән тамашасын карагач, күңелдә шундый сорау туды

Театр сәнгатендә беренче мәртәбә

Күренекле татар драматургы, язучы Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” пьесасына ияреп куелган бу тамашага кадәр дә әлеге комедияне ике театр артистларының уйнаганын караганым булды. Берсе, әлбәттә инде, данлыклы Г.Камал театрында  атаклы режиссер мәрхүм Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән спектакль. 1996 елда Түбән Камага гастрольләргә килгән башкалабыз театры артистлары репертуарында әлеге “Гөргөри кияүләре” дә бар иде. Яучы карчык ролен уйнаган Вера Минкина: “Бу спектакльдәге керәшен киемнәре махсус тегелгән костюмнар түгел. Аларны  керәшен авылларыннан җыеп алып кайттык. Кадерләп саклаган җирләреннән, сандыктан алып бирделәр.

Кара сыерларның ла мөгезләрен

Каерып алырга дип килдек без, ай, килдек без, дип, сәхнәдә көйләгән җырны да үземнең әбиемнән (Чистай районының Бахта авылы) отып алган идем”, – дип сөйләгән иде.

Ул вакытта бу комедиянең шулкадәр күп тамашачы җыю сере – беренчедән, артистларның уйнау осталыгында булса; икенчедән, замана татар театр сәнгате тормышында керәшен халкына багышланган беренче әсәр иде. Анда керәшеннәрнең киң күңеллелеге дә, җорлыгы-тапкырлыгы да, кунакчыллыгы, уен-җыр яратулары да киң чагылыш тапкан...

Яшьтән үк керәшеннәр белән аралашканлыктанмы, ул комедияне карагач, күңелдә ниндидер бер юшкын да калды. Кайберләренең уеннарындагы  ясалмалыктан, әйтик, керәшен карчыгы ролендәге татар артистының идәнгә утырган килеш арт ягы белән шуыша-шуыша сәхнәдә йөргәнен күрүдән булгандыр инде ул...

Ә шулай да, Түбән Кама татар дәүләт драма театрының да Туфан Миңнуллинның бу пьесасын сәхнәләштерергә алынганын ишеткәч, сәер тоелды. Дөрес, ишетүемчә, бу комедияне Туфан Миңнуллин Түбән Каманың әле ул чагындагы татар яшьләр театры өчен, аның ул чактагы җитәкчесе Анатолий Богатырев  (мәрхүм инде) үтенече буенча язган. Сүз уңаеннан, Түбән Каманың “Корабельная роща”сындагы ял вакытында иҗат иткән бу комедиясен Туфан Миңнуллин, иң беренче булып, җирле керәшен оешмасындагыларга укыган. Төп рольне керәшен Богатырев үзе уйнаячак дип күздә тотылган. Театрдагы тагын бер керәшен артисты Олег Фазылҗанов  Микушны уйнарга тиеш булган. Тик яучы карчыклар ролен башкарырдай артистлар табу чишелмәслек мәсьәләгә әйләнгән...

2013 елда театр режиссеры Рөстәм Галиев, барыбер, бу комедияне сәхнәгә куйды. Камалдагылардан соң, ничек уйнарлар икән дип гаҗәпкә калучылар бер мин генә булмаганмындыр.

Билгеле булганча, бар яхшысы, шул исәптән, югары уку йортларының, музейларның, театрларның һәм белгечләрнең “иң-иң”нәре  –  үзәктә, башкалада дип исәпләнелә. Ил буенча ул – Мәскәү, үз Татарстаныбызда – Казан. Шуңа да Түбән Кама кебек перифериядәге театргамы соң инде Камал артистлары белән тиңләшергә, дип уйланылган, күрәсең. Нишлисең, шул үзәктәгеләрдән күчкән һәм инде тормышта бәхәссез бер аксиомага әйләнгән, мәңге китмәс чирнең йогышлы йогынтысы миндә дә бар. Шул чир, башкаладагы театр куйган “Гөргөри кияүләре”ннән соң, ничек итеп, бу спектакльгә алынмак кирәк дип, күңелне тырнапмы-тырнады гына бит. Хәтеремдә әле, театр бинасына кергәндә үк, премьераларының уңышсыз булачагына бик нык ышанган идем.

Җырлап бирделәр

Әмма Түбән Кама театры режиссеры Рөстәм Галиев куелышындагы “Гөргөри кыз бирә” залдагы тамашачыны үз эченә бөтереп алып кереп китте, чынбарлыкны онытып,  халык ул кичне керәшен дөньясында яшәде. Сәхнәдәгеләр белән бергәләп, залдагылар да төрле як керәшеннәре җыруларын суздылар. Әллә башта ук шулай уйланылып, залга үз артистларын махсус утыртып куйганнармы дип, як-ягыма карандым. Юк, театрда еш очрый торган гадәти тамашачылар иде...

Әгәр дә Гөргөри белән Кәтренәне уйнаучы артистларны (ул чагында Рәис Галиев һәм  Гөлнур Галиева башкарды бу рольләрне) беренче мәртәбә генә күрүем булса, болар үзләре дә керәшеннәрдер дип уйлар идем. Кызлары Үринәнең (Физалия Гыйниятуллина) йөрешләре үк керәшен кызларыча, үзеннән эчке бер шаянлык катыш горурлык бөркелә. 

Яучылауның, йолаларның нәрсә икәне онытылган хәзерге заманда  Гөргөри каршына Палый һәм Әүдеки карчыкларны – берсен каз оясы, ә икенчесен бишек көйләнгән кул арбасында, элгәреге әбиләрчә аякларын бөкләтеп утыртып алып киләләр. Үзләренең инде ничә яшькә җиткәннәрен дә оныткан, әмма тутыккан хәтерләре төбендә йолаларны   саклаган керәшен карчыкларын койдылар да куйдылар ул чагында артистлар (Гөлназ  Фәхразиева, Гүзәл Шәмәрданова). Режиссерның яучы карчыкларны оста итеп бирүе, алардан шаяртып, үз итеп көлүе тамашачыны да елмайтты.

Җабалак Җаграбы (Юрий Павлов) аша режиссер, керәшеннең элгәредән килгән йолаларын, керәшеннең элекке тормышын чагылдыра торган “Гөргөри...”ен,  заманча төсмерләр  белән  баета һәм шул юл белән бүгенгегә бәйли дә куя. Эш урынына сүз боткасы, буш вәгъдәләр, башкалар исәбенә җиңел яшәү кебек сыйфатларны Җаграпка күчереп, юмор аша көлү, чеметтерү килеп чыккан.

Бер сулыш, бер тын белән каралган бу спектакль миңа керәшен авылы тормышы опереттасы булып тоелган иде ул чагында. Тагын бер нәрсә хәтердә калган –  шушы комедияне кую өчен, режиссер җәйнең бик күп вакытын Зәй районындагы керәшен авылында үткәргән булган икән.

“Бәрмәнчек”ләрне күргәч...

Термометр терекөмеше 40тан түбән тәгәрәгән суык январь кичендә моңа кадәр күргән “Гөргөри...”гә бәйле әнә шул хатирәләрнең барысын да күңелдә кабат яңартып, каршылыклы хисләр белән, тагын театр бинасына килдем.

Гаҗәп, башкала тамашачысы да, якын-тирә районнардагылары да салкыннан курыкмаганнар, хәтта Мамадыштан ук килгәннәр иде.

“Бәрмәнчек” ансамбленең бу музыкаль тамашасын караганда, гади бер тамашачы буларак, үземә ошаган һәм ошамаган якларны күңелемә теркәп бардым. Нишләптер, Үринәне заманчарак киендерәсе килеп китте. Шул ук Җаграпның да костюмын камилләштерер идем. Замана клоуннарын хәтерләтә торган кием-салым гына көлке тудыра алмый.

Әгәр дә бүгенге көннең тамадаларына  (гафу, сүзем профессионалларга кагылмый) пародия булса, аңлашыла... Әмма театр сәнгате, театр сәхнәсе, барыбер дә, югары зәвык тәрбияләргә тиеш кебек тоела. Сәхнә тутырып биючеләрнең килешле кара киемнәрен дә артта калганлыгым аркасында бик үк кабул итеп бетерә алмадым. Керәшенгә җете, янып торган төсләр хастыр, дип уйлый идем, ялгышканмындыр, ахрысы...

Болары вак-төякләр генә. Ә иң мөһиме, “Бәрмәнчек” – бүгенге көндә Татарстанда керәшен дәүләт театры оештыру башлангычында тора! Кем әйтмешли, боз кузгалган, алда – язгы ташулардай  ашкынулы, дәртле иҗади хезмәт һәм театрны рәсмиләштерү, кадрлар туплау кебек мәсьәләләр... Кадрлар дигәннән, Палый ролендәге Елена Григорьеваны  бүгенге көндә үк керәшен театрына артист итеп алырга була. Ул үз ролен башкармады, ә сәхнәдә Палый карчык булып яшәде! Анукны Оксана Дмитриева да килештереп уйнады.

Шулай ук, Җаграп ролендәге Илнур Әхәтов та бүгеннән театрда уйнарлык дәрәҗәдә оста артист булачак. Тамашаның башыннан ахырына кадәр Җаграпның гына балкуы тамашачыны бераз ардыра да төшә, алга таба бәлки, анысына да игътибар ителер. Әйтик, Үринә белән Микуш образын  бераз калкурак биргәндә дә комачауламас иде... 

Әлбәттә, керәшен дәүләт театрын оештыру бик тә җаваплы эш булып, җитәкчедән иртәгәсе көн кушканча уйлый алу осталыгы таләп итә. Керәшен дәүләт театры икән, ул бит инде татар һәм рус театрларыннан аерылып торырга тиеш. Әйтик, керәшеннең элгәредән сакланып килгән үз җырулары бар, үз киенү һәм тел үзенчәлеге бар. Татардан аермалы буларак, керәшендә болар – һәр якның, һәр авылның үзгә, аерым. Театрдагы белгечләр –  артистлар, рәссамнар, костюмерлар, музыкантлар, биючеләр  һ.б.  боларның берсенә дә битараф булмаска, аларны өйрәнергә, белергә тиешләр. Кайчак  төрле халык ансамбльләренең  теге яки бу авылга барып чыгыш ясаганын күрергә була. Сабан туендамы, башка бәйрәмдәме – көне буе  булсалар да, авыл  кешеләренең ник берсе белән сөйләшсеннәр, ник берәр җыруларын тыңлап яздыртып алсыннар?! Бу соңгылары “Бәрмәнчек”ләргә кагылмый, алар үз репертуарларын даими яңартыру өстендә дип беләм...

Сүз керәшен театры турында иде бит. Мин аны оперетта алымнарын да үз эченә алган,  мюзикл   үзенчәлекләре дә  булган универсаль театр итеп күз алдына китерәм. Һәркемнең үз уе, үз хыялы...

Әмма бернәрсә аермачык билгеле, Татарстанда керәшен дәүләт театры оештыру өчен барлык алшартлар да бар. Туган телләр елында һәм Россиядә җанисәп алу кампаниясе якынлашкан бер мәлдә халкыбызның ил-көн алдында горурланырлык бер олы хезмәте, уңышы булыр ул керәшен дәүләт театры оештыру!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев