Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Керәшен сүзе” - театрыбыз да, мәктәбебез дә, чиркәвебез дә. "Керәшен сүзе"нең 25 еллыгы уңаеннан

Туганнарым, кан кардәшләрем! Яр Чаллыда өр-яңа гәҗит, "Керәшен сүзе" гәҗите чыга башлавын әле күбегез белмисездер дә. Бу гәҗитнең чынлыкта информацион чыганак кына түгел, ялгызларга - сердәш, күңеле төшкәннәргә - терәк, кайгы басканнарга юаныч булачагына минем шигем юк. Бу безнең бердәнбер гәҗитебез. Бу безнең үзенчәлекле телебезне, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне саклап калу...

Әлеге гәҗитебезнең тиражы кечкенә, чыгуын да ул айга бер генә мәртәбә чыга. "Керәшен сүзе" дөньяга яңа килгән баладай, төрле яктан игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ. Заманы җитәр, безнең гәҗитебез дә башкалар кебек зур тираж белән, олы күләмдә көн аралаш чыга торган басмага әверелер. Без, керәшен булып туган һәм керәшен булып үләсе җаннар, шушы гәҗитне дә алмасак, җазык булыр.

Бүгенге көндә бу безнең гәҗитебез генә түгел, журналыбыз да, кинобыз да, театрыбыз да, мәктәбебез дә, чиркәвебез дә. Аңа язылып алып уку гына түгел, без аңа мәкаләләр, язмалар, көйләребезне, бәетләребезне, җырларыбызны, әле сакланып калган матур гадәтләребезне, йолаларыбызны, киңәшләребезне яза торыйк. Вакыт үтә, буыннар алмаша тора. Без, совет мәктәпләрендә укып, үзебезне керәшен дип әйтергә дә оялып үскән буын, күп нәрсәләрне белмибез. Өлкән буыннар дөньяда чакта барлык рухи байлыгыбызны теркәп калырга кирәк. Югыйсә соң булыр. Без аны беркайчан да кайтарып ала алмаячакбыз.

Безнең гәҗитебез беркайчан да пычрак сәяси агымнарга юлыкмас, милләтара дошманлашу идеяләренә юл куймас. Мин моңа чын күңелемнән ышанам. Яңа гәҗитебез, игелегең белән күңелләребезнең түренә уз. Таянычыбыз, кирәк чакта, яклаучыбыз булырсың дип өметләнәбез.

Никифор Тукмачев,

Түбән Кама шәһәре.

(№4, 31 май, 1993)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев