Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларын күрсәтик

Татарстанда авыл темасына багышланган фотобәйге игълан ителде

 ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Туган авылым» дип аталган фотобәйге игълан ителде. Бәйгене Казанның «Туган авылым» милли комплексы оештыра, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

«Республика тарихында авыл темасын яктырткан фотоконкурслар юк диярлек. Милли мәдәниятебез, халкыбызның гореф-гадәтләре нәкъ менә авылда формалашкан. Шул ук вакытта бүген авылда көнкүреш, халыкның көндәлек тормышы шактый үзгәрде. Бу теманы фотографияләр ярдәмендә ачарга була», — дип бәйгенең максатын аңлатты оештыручылар.

Фотобәйге ТР Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе, Татарстан якташлар җәмгыятьләре Координацион Советы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Фотохезмәтләр өч номинациядә бәяләнәчәк: «Татарстан авылы. Эш һәм бәйрәм көннәре», «Гореф-гадәтләр, йолалар, халык кәсепләре» һәм «Татарстан табигате». Бәйгедә профессиональ фотографлар да, фотосөючеләр дә катнаша ала. Анкета-гаризаны 2020 елның 20 июненә кадәр юлларга кирәк.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Конкурсның иң яхшы фотосурәтләре зур фотокүргәзмәнең дә өлеше булачак. Шулай ук Татарстан Республикасы көненә нәшер ителәчәк фотоальбомда да әлеге сурәтләр үз урынын табар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев