Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авыллары Тройсынга әзерләнә. Кайда, нинди бәйрәм көтелә?

Тройсын бәйрәме якынлаша. Быел ул 27 майга туры килә. Тройсын — иң зур бәйрәмнәребезнең берсе. Бу көнне Апостолларга Святый тын иңгән. Халык аны “Җапрак бәйрәме” дип тә йөртә.

Алдагы атналарда Татарстанның керәшен авылларында Тройсын, Симет һәм Чүк бәйрәмнәрен зурлап үткәрергә әзерләнәләр.

Җәйге бәйрәмнәрнең иң беренчесе — Мулимун. Ул Мамадыш районы Колышчы авылында быел 19 май көнне узды.

Питрәч районының Янсуар авылында 25 май көнне кичке якта Симек бәйрәме; Керәшен Сәрдәсе, Кибәч, Әлбәдендә 26 майда; Кәвәлдә 27 майда көндез, Көлкәмәрдә 2 июньдә Тройсынны уздырачаклар.

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында 26 май көнне Симек бәйрәме; Үри Чаллысы белән Керәшен Казысында 27 майда – Тройсын; Иванай белән Казаклар Чаллысы авыллары берләшеп 3 июнь көнне Чүк бәйрәме уздырачак.

27 май көнне Тройсын бәйрәме Теләче районының Субаш, Әлмәт районының Кәләй һәм Илтән-Бута, Лаеш районының Ташкирмән, Алексеевск районының Кр. Баран, Менделевск районының Иске Гришкин, Зәй районының Федоровка һәм Югары Баграж, Лениногорск районының Федотовка авылларында гөрләячәк. Зәйнең Туңылҗа авылында Җапрак бәйрәме 26 майда узачак.

Чистай районы Югары Кондрата авылында да Каен бәйрәме 27 майда көн уртасында була.

Кайбыч районының Олы Тәрбитендә 27 майны Җармука бәйрәме буларак уздырачаклар.

Кукмара районы Село-Чура авылында 27 май көнне кичке якта Симет бәйрәме гөрләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Көлкәмәрдә 2 июньдә була

    2
    X