Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылында күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды

Бүген Яңа Чишмә районы Ленино авылында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды. Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты Айрат Хәйруллин, Республика мәдәният...

Бүген Яңа Чишмә районы Ленино авылында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды.

Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты Айрат Хәйруллин, Республика мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, Чистай һәм Түбән Кама районнары епискобы Пармен һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Аларны Ленино авылының "Сүрәкә" керәшен фольклор ансамбле тәбикмәк һәм бал белән каршы алды.

Күпфункцияле үзәкнең символик ачкычын Республика керәшен оешмасының Яңа Чишмә районы бүлеге җитәкчесе, клуб мөдире Светлана Питеркинага тапшырылды. Яңа үзәкнең зур, якты сәхнәсендә беренчеләрдән булып "Сүрәкә" ансамбле чыгыш ясады.

Тантанадан соң, яңа үзәктә 18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган җыелыш узды. Соңыннан, кунаклар көлдән күтәрелгән Изге Димитрий Солунский чиркәвен карап чыктылар.

Тулырак материалны газетабызның киләсе санында укыгыз.

Тантанадан фоторепортаж карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Керәшен авылында күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев