Керәшен авылында күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды
Бүген Яңа Чишмә районы Ленино авылында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды.
Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты Айрат Хәйруллин, Республика мәдәният...