Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен ансамбльләре "Без бергә" республикакүләм фестиваль җиңүчеләре

18 май көнне Казанда “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чара Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Фестивальнең зона этаплары Казанда, Чаллыда һәм Татарстанның тагын алты районында узды. Аерым алганда, алар Алексеевск, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Мөслим, Саба һәм Апас районнарында булды. Зона турларында 700ләп мәгариф оешмасыннан 7 меңнән артык иҗат коллективы катнашты.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе сәхнәсендә узган Гала-концертта 275 иҗат коллективы – дипломантлар һәм лауреатлар катнашкан. Конкурсантларга төрле номинацияләрдә бәя бирелде. Һәр төркемдә җиңүчеләр Биектау районындагы “Костер” үзәгенә, “Бөркеткәй” бөтенроссия балалар үзәгенә һәм “Россия мәдәният фестивале” махсус сменасына чакыру алды.

Әлеге республикакүләм узган фестивальдә керәшен мәдәниятен күрсәтүче коллективлар да уңышлы гына чыгыш ясады. Алар арасында Кайбыч районы Иске Тәрбит авылының “Саф хисләр” фольклор ансамбле фестивальнең иң зур бүләге – Гран-прига лаек булып, “Артек” балалар сәламәтләндерү лагерена юлламалы булды. Мамадыш районының Дүсмәт авылы “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбле дә кечкенәләр төркеменең "Халык ансамбле" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дип табылды. Әлеге коллектив “Без бергә” фестиваленең мәртәбәле кунакларын, шул исәптән, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановны да җырлап каршы алды.

Республикабызда талантлар күп. Якты, матур эшегезне дәвам итегез”, - диде министр фестиваль барышында, балаларга сокланып.

Фотолар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев