Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннең җырчы сандугачы

Галина Казанцева дип әйтү дә җитә, сүзнең кем турында барганын җыр сөючеләр дә, шулай ук, керәшен дөньясы белән якыннан таныш булган һәркем шунда ук аңлап ала.

Кыю, үткен сүзле

Галинаны якыннан күрүем беренче мәртәбә Казанның Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасындагы корылтайда булды. Узган гасырның үзгәреш җилләре исә башлаган еллары иде ул. Дөньядагы барлык татар халкын җыйган зур сөйләшүдә трибунага чыккан Галина Казанцева үзе эшли торган опера театрында җирле артистларны читкә тибәрүләре, гомумән, халкыбызның мәңге чишелмәс проблемаларын күзгә карап, ачыктан-ачык әйтүе, кыюлыгы белән һушны алды. Тынсыз калып тыңладык һәм кинәт кенә зал алкышларга күмелде.

Икенче юлы очрашуыбыз, хәтерем ялгышмаса, 1992-1993 елларда булды. Галина безнең Түбән Кама шәһәре типографиясендә җырлады. Кичен алар – Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова, Григорий Родионов белән бергәләп, Техника йортында концерт куйдылар (аны Виктор Шадрин алып барды). Ә аңа кадәр безнең җирле газета редакциясендә һәм типографиядә булдылар. Типография һәм ике редакция хезмәткәрләре алдында җырлаганнары бүгенгедәй истә. Чишмә суыдай челтерәп торган тавышы, йөрәк түреннән чыккан аһәңе белән Галина күңелне җәлеп итте. Опера һәм балет театры артистын якыннан күрү, аның гап-гади кешеләрчә сөйләшүен ишетү – ул чагында үзе үк гаҗәп хәл бит инде.

3 февральдә олы юбилеен билгеләп үтүче Галина Казанцева үзе 12 ноябрьдә дөньяга килгән. Әмма юлсыз-җирсез авыл җирендә көзге пычракта силсәвиткә барып тормаганнар. Баланы яздырту өчен чана юлы төшкәнен көткәннәр. Шулай итеп, 3 февраль булачак керәшен җырчысының рәсми туган көне буларак теркәлгән.

Җирле газетаның биш еллык бәйрәменә дә чакырдык. Казан белән Түбән Кама арасы ерак дип тормады, килде Галина. Бәйрәмебезнең олы кунагы Галина түрдә генә утырса да безнең редакция өчен олы вакыйга булыр иде, ә ул үзенең дәртле җырлары белән кичәбезне ямьләде.

Түбәнкамалылар аның җырларын 2002 елда безнең җирле газетага багышланган “Җидегән чишмә” кичәсендә дә ишеттеләр. Сәхнәдә алып баручы урындыгына кадаклангандай утырсам да, ай-ваема карамыйча, үзе белән биергә дә алып чыкты әле Галина. Ул чактан соң егерме елдан артык вакыт үтсә дә, “Җидегән чишмә” истәлеге итеп икәү бергә төшкән фотоларны кадерләп саклыйм...

Аралашу шактый еллар дәвам итте. Галина безгә һәрвакыт үзенең энесе Юрий белән килеп йөрде. Юраның тыйнаклыгына һәм туган җанлы булуына соклана идек.

Җыр сәнгатенә илткән юл

Галина үзе хәзерге Тукай районының Керәшен Маҗыны авылы кызы. Аның нәнәсе Анна, әбисе Маурый авылда оста җырчы булып танылганнар. Бабасы, Бөек Ватан сугышыннан I группа инвалид булып кайткан Иван дәдәй үз полкларында башлап җырлаучы (запевала) булган. Галина үзе бәләкәйдән үк нәнәсеннән борынгы көйләрне отып ала. Мәктәпкә укырга кергәч тә авыл клубындагы концертларда катнаша. Җырчы кыз Чаллы мәктәбенең өлкән классларында укыганда да үзешчәннәрнең смотр концертларында, төрле конкурсларда катнашып җиңүләр яулый. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, кая барырга дип икеләнеп тормый, Әлмәт музыка училищесына юл тота. Аннан – Казан дәүләт консерваториясе. Шунда укыган чагында ук җырчы Галинаны М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына чакыралар.

Опера театрында бу керәшен кызының иң беренче роле – Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсындагы төп героиня Алтынчәч. Алтынчәч ариясе белән үк тамашачы күңелен яулаган керәшен кызы Галина театрда төп рольләр башкара: “Кармен”да – Микаэла, “Богема”да – Мюзетта, “Башмагым”да – Сәрвәр, “Наемщик”та – Гөлйөзем, “Кара йөзләр”дә – Галимә, “Баядера”да – Мариетта. Ике дистә ел бу театрда эшләгәндә аның оперетталардагы рольләре дә шактый күп була. Салих Сәйдәшевкә багышлап Казан телестудиясе төшергән телевизион спектакльдә композиторның сөйгәне Гөләндәмне уйный.

Керәшенгә көн килгәч...

Үткән гасыр азагында республика керәшен этнографик мәдәни-агарту берләшмәсе төзелгәч, Галина Александровна аның советына сайлана. Ул керәшеннәрнең гасырлардан килгән фольклор культурасын үстерү өчен җаваплы итеп билгеләнә. Югары сәхнә культурасына, олы тәҗрибәгә ия җырчы үз халкының онытылып барган җыруларын, биюләрен, йолаларын һәм гадәтләрен саклап калуны максат итеп куя.

1993 елның язында республика күләмендә керәшен халкының фольклор фестивален оештыруда Галина Александровна зур көч куя. Казан циркының тамашчы белән шыгрым тулы булуыннан чыгып та, керәшеннәрнең үз җыру-моңнарына сусаганын аңлап була. “Шул елдан башлап, республика һәм ил күләмендә унөч фестиваль оештырдым. Ә беренче фестиваль исә республика районнарында керәшен оешмалары төзелүгә дә ныклы этәргеч бирми калмады”, – дип узганнарны искә төшерде җырчы Галина.

Республика көннәренең берсендә Үзәк стадион ишегалдында оештырылган төрле милли авыллар күргәзмәсенә килүчеләрне үз зурлыгында ясалган керәшен йорты каршылый. Агач эшен – йорт фасадын, тәрәзә яңакларын, коймаларны керәшен бизәге белән ясауда Тукай районы администрациясе ярдәм итә. Ә күргәзмә өчен аларның барысын да энесе Юрий белән бергәләп коралар. “Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймив үзе дә тукталды. “О-о, Галина, ничек матур булган” дип сокланып карап торды. Унлап керәшен фольклор коллективы да катнашты. Барыбыз да керәшен киеменнән идек, – дип сөйләде Галина Александровна. – Узган гасыр азагында Татарстан радиосында биш ел буе керәшеннәргә багышланган “Тамырлар” тапшыруы алып бардым. Аның редакторы Елизавета Антонова иде. Бу тапшыруларның башка халыкларга керәшенне танытуда әһәмияте зур булды. “Тамырлар” – халыклар арасында татулык-дуслык урнаштыра, керәшенгә ихтирам уята торган тапшыру иде”.

Керәшенчә бормалар белән...

Татарстанның халык артисты Галина Казанцева бүгенге көндә дә керәшенем дип янып иҗат итә. Казан түтиләреннән үзе инде шактый еллар элек оештырган “Айбагыр” керәшен фольклор ансамбле шәһәр һәм республика күләмендәге бәйрәмнәрдә актив катнаша. Халыклар дуслыгы йорты карамагында эшли торган бу коллектив һәм, гомумән, керәшен җыр сәнгате, фольклоры турында Галина Александровна сөйләгәннәр зур әһәмияткә ия:

– “Айбагыр” – безнең заманада мөмкин булган кадәренчә, керәшен культурасын күрсәтә торган коллектив. Бүгенге көндә ансамбль чын керәшенчә бормалар һәм керәшеннең үз сөйләме белән, югары дәрәҗәдә өйрәнгән җырларны башкара, йолаларга нигезләнгән фольклор спектакльләр куя. 

Хәзерге көндә ансамбль белән, башка төбәкләрдәге керәшеннәрнең дә җыруларын, фольклорын үз эченә алган яңа программа өстендә эшлибез. Җыруларны әзерләгәндә керәшен бормаларына аеруча зур игътибар бирәбез. “Айбагыр”дагы түтиләрне жәлләп тә куям – ничек чыдыйлардыр, җыруларның яңгырашын, бормаларын тиешле дәрәҗәдә эшләп бетермичә туктамыйм. Без җырлаганнан соң, халык “бу керәшенчәме-түгелме соң” дип аптырап калмасын; киресенчә, “кара, бу бормалары чын керәшенчә” дип сокланрылык булсын. Мин башкача булдыра алмыйм. Керәшендә кем ничек җырлый – аларга анализ ясарлык тәҗрибәм дә, хакым да бар дип беләм.

Соңгы елларда керәшен яшьләре сәхнәгә күп чыга башлады. Моңа республикакүләм бәйрәмнәр, шул ук Җөридәге Питраулар зур йогынты ясый. Бай культурабызга карата башка халыкларда уңай фикер тудыруда, үзара дуслыкны ныгытуда алар зур әһәмияткә ия. Дөрес, эшләгәннәребезнең барысы да югары дәрәҗәдә дип әйтә алмыйм. Ансамбльләрнең нәзберекләп керәшен культурасы өстендә эшләүләре йомшаграк. Керәшен җыруының тамырлары тирән, җырлаганда ул күкләргә менгәндәй тоела. Халык җыруының җаны зур, аның эче тулы байлык, гайрәт. Бигрәк тә керәшен халкының гайрәтен аңлап, бормаларын өйрәнү һәм “стон”ына (телебездә аны аңлатырдай сүзне белмим) хәтле әһәмиятле. Чөнки ул гасырлардан килгән, әгәр җырның эченә чумып, тарихны тоя алмасаң, чын керәшен җыруын бар бормасы белән башкарып булмый, – дип борчылуларын да җиткерде җырчы Галина.

Ныклы терәкләре

Галина Александровнаның шәхси тормышына да тукталмасак, язма тулы булмас. Аның улы Булат – үз шәхси эше булган, аягында нык торучы эшмәкәр. Ике оныгы да балалар бакчасына йөри. Тормыштагы барлык мәсьәләләр буенча да улы белән генә киңәшләшә икән. Шулай ук, Чаллыда яшәүче Ильвирны да ныклы терәге дип саный. Ильвир – дөньядан киткән сеңелесе Нинаның улы. Тукай районының Иске Җирекле авылындагы өенә кайтканда, йорт-җирдәге эштә Ильвир һәрвакыт булыша. Ә энесе Юрий Александровичны уникаль кеше, дип бәяли Галина. Ул инженер эшен дә, төзелешне дә яхшы белә. “Үз проекты белән, үз күзәтчелегендә ике йорт (берсе – минеке, икенчесе – үзенеке) төзетте. Ике этажлы ул йортларга электр да, су да кертергә, җылылык системасын да тиешенчә эшләргә кирәк иде. Бик башлы, рационализаторлык сәләте бар. Армия хезмәтеннән соң КамАЗдагы бер цехта мастер булып эшләде, Шундагы робот-җайланма сафтан чыккач, шуны сүтеп, кайсыдыр детален үзгәртеп ясап куйган. Киленебез Марина Михайловна – ата-бабаларыннан ук килгәнчә, керәшен культурасына хезмәт итә. Олы уллары Николай вокал классында укый. Кечесе Андрюша математикага көчле булса да, музыканы да үз итә – бәрмә уен коралларында, шулай ук, гитарада, саксофонда уйный, җырлый. Ә Чаллыда яшәүче сеңелем Марияне династиянең бөтен тәртибен тотучы дип әйтер идем”, – дип улы һәм туганнары турында олы хөрмәт белән искә алды Галина Александровна.

Иске Җирекледәге йорты янәшәсендә 15 сутый җире барлыгын, аның яртысын спорт мәйданчыгы алып торганын, ә калган өлешендә җиләк-җимеш үстерүен ишеткәч сәеррәк тә булып китте. “Җир эшен яратам”, – дип әйтүче җырчы Галина чын бакчачыларча сөйли: “Көздән агач төпләрен әйләндереп казыйм, ашлыйм. Быел көздән ежевиканы бик каты “киендереп” куйдым – кышкы салкынга чыдамыйлар, алайса. Апрель аеннан агачларны корткыч бөҗәкләргә каршы сыекча белән эшкәртәм. Груша, слива, алмагач, төче чия – барысы да җимеш бирә. Карлыган куаклары да бик күп. Үзем җыеп бетерә алмыйм – дус-ишне чакырам, алар җыеп китә. Берничә төрле руколла, кинза, шалкан, кузакка борчак үстерәбез. Сеңелем Мария бакчаны әйләндереп чәчкәләр утырта”.

Татарстанның халык артисты, бик күпләрнең яраткан җырчысы Галина Александровнаны юбилее уңаеннан котлап, үзе эшли торган иҗат мәктәбендә яңадан-яңа уңышларга ирешүен, “Айбагыр”лы һәм бик бәхетле еллар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев