Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелебездә нәрсә — шуны бирәбез

"Алма тулы чиләк" гыйбәрәсен тәкъдим итәбез

Берәү үзенә зур матур өй сатып ала. Өйнең матур чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм алма агачлары белән тулган бакчасы да була. Шул өй янәшәсендә, иске алачыкта аның көнчелекле күршесе дә көнкүргән, ди. Ул күршесенең матур итеп яшәвен күреп, ни генә булмасын, аның кәефен бозарга тырышкан: я капкасына чүп ыргыткан, я тагы берәр этлек уйлап чыгарган.

Бер көн иртән яңа күченеп килгән хуҗа, яхшы кәеф белән уянып, капка төбенә чыга. Караса, анда чүпләр белән тулы чиләк ята. Ул бу чиләкне алып, чүпләрен түгеп, аны әйбәтләп юып, бакчасына юнәлә. Анда иң матур алмаларны сайлап һәм юып, чиләкне тутыра да, күршесенә бара. Яман күршесе бу кешене тәрәзәсеннән күреп, бик тә шатлана: "Ниһаять мин аның ачуын китердем!". Ызгыш-талашка өметләнеп, шундук капкасына таба йөргерә бу. Тегесе аңа алма тулы чиләкне сузып, "Күңелебездә нәрсә шуны бирәбез" дип җавап кайтара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев