Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кече һәм Олы Покрау бәйрәмнәре

Покрау көнне төшкә кадәр – көз, ә төштән соң кыш башлана.

Покрау үзе “покров” сүзеннән алынган, ягъни безнең телдә “япма” дигәнне аңлата. Без керәшеннәрдә ул зур бәйрәмнәрдән санала.

11 октябрьдә Кече Покрау була. Ул, үзенә күрә, көзне озату, кышны каршылау булып тора. Бу көнне керәшен өйләрендә төрле пируглар пешерелә. Аны эченә алма, балан, миләш, кебек җиләк-җимеш тә, гөмбә дә салып пешерәләр. Бу көнне яшь әтәч итеннән аш-су әзерләү гадәте дә бар.

14 октябрьдә Олы Покрау бәйрәм ителә. Ул, керәшеннәр тарафыннан, көзге кыр эшләре төгәлләнгән һәм көтү кергән көн буларак та билгеләп үтелә. Авыл халкы бу көнгә кыр белән бәйле эшләрен төгәлләп куярга тырыша, чөнки төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана, дип исәпләнә. Шуңа күрә дә, “Покрау үтте – кыш җитте”, ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бар.

Элгәре бу чорда көзге кыр эшләре тәмамланган, ә язга хәзерлек әле башланмаган була. Шунлыктан халык бераз бушанып, ял итеп ала. Авыл халкы өчен ул туйлар чоры башлануын да аңлата. Олы Покраудан башлап кунак чакыралар. Йортка ашка җыелган гаиләләрнең барысы да, үзләрен чакырган хуҗаларны, чиратлашып, өйдән-өйгә кунак итеп йөртәләр. Шулай итеп, авылда бер-берсенә кунакка йөрешүче берничә төркем барлыкка килә. Бер төркемдәге гаилә икенче төркемгә (туганлык җепләренә карап) кунакка чыгарга мөмкин.

Кайбер авылларда Микайла бәйрәме (21 октябрь – Олы пәриштә Михаил көне) үзе дә шушы кунакка йөрешүләргә ялганып, 27 ноябрьдә 6 атналык ураза башланганчы дәвам иткән.

Покрау көнне төштән соң, борыныңны җилгә каршы тотсаң, кышның ничек киләсен дә сиземләп була икән. Күп белүче дәдәйләр әйтүенчә, Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт.

Әмма кыш никадәр генә салкын килмәсен, бу көнне өйләнешүчеләр өчен кыш өшеткеч булып тоелмый. Покрау көнне – 14 октябрьдә үткәрелгән туй да иң бәхетле туйлардан санала, чөнки Покрау өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түши, дип санала. Бу көнне кызлар йокларга ятканда Алладан яхшы кияү сораганнар. Ә инде Покрау  көнне чиркәүдә шәмне иң беренче куйган кыз иптәшләренә караганда кияүгә алданрак чыга дип тә ышанганнар.

Элек авыл халкы Покрауда өйне, бүрәнә җекләрен мүкләп, җылыта башлый, икенче кат тәрәзәләрне куя, аның ярыкларына кәгазь ябыштыра.

Покаруда соңгы тапкыр гөмбә җыялар.

Покарудан терлекләрне абзарда асрый башлыйлар.

Покраудан Качмануга кадәр авыл егетләре читкә китеп эшләп кайталар.

Покрауда көзге ярминкәләр, аулак өйләр башлана.

Язма чын дөньяга күчкән укытучы Петр Ибаев архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев