Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда "Буран" планы игълан ителде

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Башкалада «Буран» планы игълан ителде.

4 февральдән бишесенә каршы төндә һәм 5 февраль иртәсендә Казанда айлык явым-төшем күләмендә кар яуган. Бүген Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр иттеләр.

«Бүген төнлә подряд оешмаларының барлык техникасы шәһәр урамнарын кардан арындырырга чыкты. Төп максат - юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булуга юл куймау. Техника бу бурычны үтәде», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Төп автомагистральләр кардан чистартылса да, ишегалды һәм бистәләрдә проблемалар бар әле. Аларны хәл итү өчен юл предприятиеләре һәм башка оешмаларның өстәмә техникасы җәлеп ителәчәк, дип искәртте Куляжев.

Ул шулай ук машина йөртүчеләрне шәхси автомобильләренә утырмаска һәм җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итте.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары белән Казанда «Буран» планы гамәлгә кертелде. Аның нигезендә, 600 берәмлек техникага өстәмә рәвештә тагын 300-400 машина җәлеп ителәчәк. Шәһәр хакимияте юл хезмәтләренең үз бурычларын үти алачагына шикләнми.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Казанда балаларга мәктәпкә һәм бакчага бармаска рөхсәт иттеләр.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев